#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авыл данын күтәрүче Сабантуй

последние и лучшие новости искусства в мире

25-15Ялутор районы Сабан туе район, авыл хакимиятләре һәм Аслана татар мәдәният үзәге тырышлыгы белән Аслана авылының мәктәп ишек алдында уздырылды. Бәйрәмдә 15 авыл хакимиятендә яшәүче төрле милләт халкы катнашты. Сабантуй ат чабышы белән ачылды. Анда 14 җайдак узышып, урыннар авыл һәм шәһәр атлары арасында бүленде. Җиңүчеләрне бүләкләгәннән соң, халык сабантуй мәйданына юл алдылар. Аларны татар мәдәният үзәге (җитәкчесе И.Хөснетдинов) хезмәткәрләре җыр-бию, уен-көлке белән озата барып, сөлге җыю йоласын башкардылар. Мәйдан тирәсендә кунакларны татар, рус һәм күпмилләтле “йорт”лар хуҗалары каршы алып, төрле уеннар, бәйгеләр уздырдылар.

Халык күңеленә бигрәк тә мәктәп укучыларының район хакимияте җитәкчесе Андрей Гильгенберг белән фотога төшүләре һәм аның башына бизәкле түбәтәй китерүләре ошады. Сабантуйның ачылу тантанасын Ялутор мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов Коръән укып башлап җибәрде. Сабантуй әләме күтәрелгәч, сүз хөрмәтле кунакларга бирелде. Бәйрәм белән котлап Андрей Гильгенберг, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Тимергали Мирасов чыгыш ясап, хезмәт алдынгыларына һәм бәйрәмне оештыруда зур өлеш керткән, матди ярдәм күрсәткән авылның уңган эшкуар егетләргә һәм актив җәмәгать эшлеклеләренә Рәхмәт хатлары тапшырдылар.25-16 Аннары сәхнәдә төрле милләтләрнең мәдәниятен үз эченә алган чыгышлар башланды. Кайберәүләр уеннар, бәйге-ярышлар барган урыннарга, кемдер балалар сабантуе мәйданчыгына, ә мактаулы кунаклар, жюри әгъзалары белән милли “йорт”ларга таба юл алдылар. Шул ук вакытта уңган хуҗабикәләр өчен “Иң зур чәк-чәк” ярышы уздырылды. Һәм “Ялутор районының тумыштан талантлы кешесе”н дә ачыкладылар. Сабантуйда халык күңел ачты, көн дә, алдан килешенгәндәй, шундый матур, кояшлы булды. Ярышларда җиңгәннәрне бүләкләгәннән соң, район сабан туе киләсе елга Яңа Атъял авылында булачак дип игълан ителде. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836