#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Балаларга ярдәмгә

последние и лучшие новости искусства в мире

25-10Төмән өлкәсенең мәктәпкәчә белем бирә торган оешмалары педагоглары өлкә Думасы депутаты Владимир Пискайкин һәм “Төмән өлкәсе балалар бакчалары” электрон вакытлы басмасы оештыруында, өлкә мәгариф һәм фән департаменты ярдәмендә “Әйдәгез, саклыйк!” төбәк методик күргәзмә-бәйгесендә катнаштылар. Чара илдәге Экология елы уңаеннан үтте. Аның максаты – мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының тәҗрибәсен ачыклау, ярдәм итү һәм тарату, экологик белем бирү буенча тупланган мәгълүматны электрон базага җыю, педагогларның һөнәри осталыгын үстерү, тәрбиячеләрнең иҗатын һәм мавыгуларын стимуллаштыру, экологиягә җавапчыллык булдыру, нәтиҗәле, файдалы аралашу өчен мөмкинлекләр барлыкка китерү, заманча мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрне актив файдалану нигезендә эшлекле бәйләнешләр урнаштыру.

Бәйге 15 марттан 1 июньгә кадәр барды. Күргәзмәдә өлкәнең көньяк районнарыннан, ХМАО, ЯНАОдан 252 педагог катнашты, Тубыл районының Боровский поселогы “Журавушка” балалар бакчасыннан гына 16 тәрбияче үз эшләрен тәкъдим иткәннәр. Алар “Автор әсбаплары”, “Электрон белем бирү ресурслары”, “Балалар бакчасында тикшеренү лабораториясе”, “Экологик плакат” юнәлешләре буенча көч сынаштылар. 23 июньдә өлкә Думасы Зур залында җиңүчеләр тәбрикләнде. Милләттәшләребез Асия Кучукова (Надым шәһәре, “Умка” балалар бакчасы тәрбиячесе), Альбина Мәхмүтова һәм аның тәрбияләнүчесе Даниэль Ишмөхәммәтов (Тубыл шәһәре, 49нчы балалар бакчасы тәрбиячесе) да “Экологик патруль” интерактив мультимедияле әсбап һәм мини-җиһаз, “Керпеләрне саклыйк!” акциясе белән иң-иңнәр арасында тәбрикләнделәр. Тубыллылар кулланылган батарейкалар табигать өчен коточкыч зыян китергәнлеген аңлатсалар, надымлы Асия Закир кызы балалары белән ташланасы чүпләрне аерым җыю ысулының күпме файда китерәсен тикшергәннәр. 25-11Монда сакчыл, табигатькә уңай карашлы, кызыксынучан, фәнни экологик белемнәре формалаша башлаган, теге яки бу күренешне бәйли, анализлый, фикерли белә торган балалар тәрбияләнү генә дә педагогик үсешкә ирешүдә зур роль уйный. Алар табигый калдыкларны төрләргә аеру, бу чималдан файдалы әйберләр ясалуы турында күпме мәгълүмат беләләр. “Интерактив мультимедияле әсбап булдыру өчен бакчада барлык мөмкинлекләр дә бар, заманча җиһазлар белән тулыланып тора. Гомумән, шәһәребездә яшь буынга игътибар зур. Бездә әле СССР дигән илебезнең кайбер яхшы яклары сакланып калган: түгәрәкләр түләүсез, балаларыбыз җәй саен түләүсез юлламалар белән ял итәргә баралар һ.б.”, - дип сөйләде Асия Кучукова. Аның турында тулырак итеп “Яңарыш”ның алдагы санында сөйләрбез.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836