Июнь 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Быел өлкә Сабан туе 23нче июнь көнне Түбән Тәүде авылында өлкә хакимияте, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә татар-милли мәдәни автономиясе, өлкә татар Конгрессы, Түбән Тәүде районы хакимияте, район мәдәният һәм мәгариф идарәләре ярдәме һәм оештыруында үтте. Бәйрәм чарасы Сабантуй әләмен күтәрү белән ачылды. Аны Кызыл Байрак ордены кавалеры, мактаулы игенче Мәҗит Бикмуллин белән мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган укучы Диана Фазлуллинана күтәрделәр. Аннары өлкә губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы Төмән өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, өлкә Думасы депутаты Юрий Конев, Түбән Тәүде район хакимияте башлыгы Валерий Борисов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, өлкә татар Конгрессы вәкиле Эльвира Арсланова халыкны бәйрәм белән котлап, күтәренке кәеф, күңелле ял теләделәр.
Александр Моор түбәнтәүделеләргә концертлар оештырганда кирәкле җиһаз - яктылык техникасы алырга сертификат бүләк итте. Шулай ук фидакарь хезмәт итүчеләргә милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты һәм өлкә автономиясе исеменнән Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Аннары хөрмәтле кунаклар жюри әгъзалары белән милли йортлар белән танышырга юл алдылар. Сабантуйда 11 авыл хакимиятеннән иң яхшы үзешчән ансамбльләр, җырчылар, биючеләр, кул осталары, спортчылар катнаштылар. Төп сәхнәдән көнозын җыр-музыка яңгырады, ә мәйданда балалар һәм ир-атлар төрле бәйге-ярышларда катнашып, бүләкләр оттылар. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).
Рәүфә КАНГАЗИНА.