#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Аманадта яңа мәчет ачылды

последние и лучшие новости искусства в мире

25-1621 июнь – җомга көнне Төмән районының Аманад авылында мәчет ачылды. Озак еллар төзелгән Аллаһ йортының ачылу тантанасына аманадлылар ныклап әзерләнгәннәр. Кунаклар да төрле яктан агылдылар.

Өлкә милләтләр эшләре комитеты җитәкчесе урынбасары Владислав Чернов, өлкә мөселман дини идарәсе председателе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков тантананы билгеләнгән вакытта ачып җибәрделәр. Төмән өлкәсе мөфтиенең массакүләм мәгълүмат

чаралары һәм җәмәгатьчелек белән элемтә буенча киңәшчесе Динар хәзрәт Нәфыйков алып барды. Котлау сүзендә Зиннәт хәзрәт: “Без үз динебезне, телебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне онытмаска тиешбез. Алар һәркайсы бер-берсе белән бәйләнештә.

Мәчет төзү – ул әле бер эш, ә анда гел намаз укуны тәэмин итү – иң әһәмиятлесе. Мәчеттә намаз укылмаса – ул сезгә ләгънәт укып тора, ә аның ишекләре гел ачык булып, анда Коръән сүзләре ишетелсә – сезнең өчен дога кылган шикелле була. Илебез алга бара, без дә матур яшәрбез. Шундый мәчет булдырганыгыз өчен рәхмәт сезгә”, - дип сөйләде. Тагын да аманадлыларны В.Чернов, Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең безнең төбәктәге идарәсе җитәкчесе урынбасары Әмир Балдин, өлкә ислам мәгърифәт үзәге директоры Искәндәр Юсупов, дин эшләре ветераны Фатыйх Гарифуллин, авыл депутатлары тәбрикләделәр. Мәчет төзү эшендә катнашкан иң активларга өлкә мөселман дини идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды, ә мәчет имамы Ринад Абдуллин һәм мөселман төркеме рәисе Тимербикә Моталлапова өлкә милләтләр эшләре комитеты Рәхмәтнамәсе белән бүләкләнделәр. Үзешчән шагыйрь Хәлил Вагайлы котлап шигырь сөйләде.

Намаз укылганнан соң, кунакларны оештыручылар мул итеп әзерләнгән өстәлләр артына чакырдылар. Күктә кара болытлар йөзеп йөрсәләр дә, әлеге матур көнне ямьсезләмәделәр. Һәркем садака салып, догалы сыйларны тәмләп савап алып калды. Муллаш авылыннан килгән “Пышны” ансамбле (җитәкчеләре Җәгъфәр Касыймов) артистлары матур татар көйләрен башкардылар.

Аманадта мәчет салу эше күптәннән башланган. 1992 еллардан бирле бу урын мәчет өчен билгеләнеп, Багдад хәзрәт вакытында ук аның стеналары торгызылган була. Аннары түбәсе ябыла.

25-15Мәчеттән ерак түгел яшәүче Сәлимә Мәүлетова авылда әлеге мәчетнең өченче иман йорты итеп хәтерләвен сөйләде. Беренчесе янган, икенчесе совет елларындагы үзгәрешләргә туры килеп, мәктәп тә, клуб та була. Аннары башка авылга алып китәләр. Авылга мәчет төзү турында планлаштырылган еллардан бирле дин әһелләре дә, төзүчеләр дә Сәлимә апада тукланып, кунып йөриләр. Киң күңелле апа аларга ашын, йомшак урынын әзерләп тора. Изге күңелле кешеләрнең садакаларын да җыя, мәчеткә күз-колак та була. 2017 ел башларында Тимербикә апа Аллаһ йортының эшен тәмамлауга ныклап керешә. Авыл халкы җыйган садакаларга ярдәмгә өлкә хакимияте (1500 мең), өлкә диния нәзарәте (300 мең тирәсе) дә кушыла. Дини йолаларны башкарырга тирә-яктан белемле дин әһелләрен чакырып интеккәндә, үз кешеләре Ринад Абдуллин исламны ныклап өйрәнә башлый. Хәзер шактый гына белем дә туплый. Авыл уртасындагы мәһабәт мәчет халыкка изгелек теләп торыр, дингә чакырыр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836