#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңа мемориал ачылды

последние и лучшие новости искусства в мире

25-2Вагай районындагы Комсомольский поселогы Первомайский авыл җирлеге составына керә. Авыл Вагай елгасыннан ерак түгел, өлкәнең көньягында урнашкан. Поселокта башлангыч сыйныф мәктәп, ФАП, клуб, китапханә, кибет эшли. Монда күп еллар татулыкта, бердәмлектә төрле милләт вәкилләре яшиләр. Тырыш һәм үз тарихларына битараф булмаган кешеләр көче белән Бөек Ватан сугышы ветераннарының якты истәлегенә һәм тыл хезмәтчәннәренә 12 нче июньдә Комсомольский поселогында һәйкәл ачылу тантанансына илебезнең төрле төбәкләреннән төрле милләт вәкилләре килде.

Чараны алып баручылар сиксән ел элек, 22 июньдә Ватан сугышы башланганын, бөек тарихыбыз турында истәлекләрне саклап калу мөһимлеген сөйләделәр. Бүгенге көндә поселокта исән сугыш ветераны юк, монда яшәүче тыл хезмәтчәннәре Анатолий Гришанга, Мария Климчикка, Валентина Малицкихка оештыручылар бүләкләр тапшырдылар. Аннары Первомайский авыл хуҗалыгы башлыгы Александр Ишимцев сугыш һәм тыл ветераннары турында сөйләп, якташларын һәйкәл ачылу тантанасы белән котлап, теләкләрен юллады. Россия Федерациясе Гимныннан соң тыл ветераны Мария Климчик, хәрби очучы ветеран, Әфганстан хәрби хәрәкәтләрендә катнашучы ветеран Хиләҗетдин Мөхетдинов, Чечен республикасының хәрби хәрәкәтләр ветераны Олег Васин лента кисеп, тантаналы рәвештә һәйкәлне ачтылар. Катнашучылар сугышта һәлак булганнарны, вафат булган тыл хезмәтчәннәрен бер минут тынлык белән искә алдылар. Һәйкәл Диана Рәхимованың, аның ярдәмчеләре, дуслары, авыл халкы тырышлыгы, үз көчләре белән куелды. Диана Рәшит кызы: ”9 май көнне якташларыбыз һәм поселокка килгән кунаклар сугыш геройларын хөрмәтләп искә ала алсыннар өчен тырыштык. Узган ел клубта сугыш ветераннарына багышланган стенд эшләдек. Мемориал кую өчен җирне рәсмиләштерү кирәк иде. Бу эштә безгә Первомайский авыл җирлеге башлыгы Александр Ишимцев ярдәм итте. Барлык документлар рәсмиләштерелгән, кадастр номеры да бар. Һәйкәл эшләтү өчен акчаны 29 нчы апрельдән җыя башладык. 25-3Өч композициядән торган стела 38000 сумга чыкты, койма эшләдек, брусчатка салырга планнаштырабыз. Матди яктан ярдәм итүче якташларыма, дусларыма, коллегаларыма рәхмәтләремне юллыйм. Авыл халкы да читтә калмады, мемориал куела торган җир чистартылган иде. Һәркем хәленчә булышлык күрсәтте. Авылдашларыбызны бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырдык. Бөек Ватан сугышы турында хәтер буыннан-буынга тапшырылырга тиеш. Мемориалда 44 кешенең исем-фамилиясе язылган. Исемлекне ветераннар советы рәисе Тәскирә Абдрахмановадан алдык. Кертелми калган якташларыбыз табылса, тагын бер хәтер плитәсен булдырырбыз дип уйлыйм”, - дип сөйләде. Чарада сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәт һәм ихтирам белән искә алып, моңсу һәм шатлыклы вакыйга белән Тубыл шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин чыгыш ясады: ”Авыл халкы өчен дә, шәхсән минем өчен бу истәлекле вакыйга. Монда мин укыдым, гаилә кордым, югары белем алып, 6 ел мәктәптә завуч булып эшләдем. Изге эшләр башкарган мәктәпне тәмамлаучы укучыларыбыз белән горурланам. Киләсе елга Комсомольский поселогы 70 еллык юбилеен үткәрергә планнаштыра. Бу вакыйгаларны да бердәмлектә үткәрергә язсын”, - дип, котлау теләкләрен юллады.

Бу мемориалның үзенчәлеге шунда: поселоктан фронтка китмиләр, Комсомольский поселогы 1952 нче елда Урман хуҗалыгы буларак оеша. Төзелеш эшләренә илнең барлык төбәкләреннән дистәләрчә кеше килә, алар монда эшләп, яшәп калганнар. 25-1Монда эшләүчеләрнең, яшәүчеләрнең һәр икенче кеше - Бөек Ватан сугышы ветераны булган.

Чарага килгән төрле яшьтәге, төрле милләт, төрле буын вәкилләрен оештыручылар солдат боткасы белән сыйладылар. Комсомольский поселогы халкы кунакчыл, талантлы булганын да күрдек. Бәйрәм тантанасын Россия көненә багышланган концерт дәвам итте. Мәктәп яшьтәге нәни артистларның, авыл үзешчәннәренең чыгышлары, клуб хезмәткәре Әминә Исакова җитәкчелегендә оештырылган программа бәйрәмне бизәде. Чарадан кунаклар күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф белән таралдылар.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836