Июнь 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан, 7 май көнне Төмән шәһәренең 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә сугыштан кайтмаган каһарманнарга, Җиңү яулап кайткан ветераннарга, үзләренең фидакарь хезмәтләре белән Җиңүне якынайткан тыл хезмәтчәннәренә багышланган яңартылган истәлек билгесен ачу тантанасы булды. Безнең Яңавылдан, хәзерге вакытта Парфеново микрорайоныннан, фронтка 147 кеше киткән, шуларның 100се әйләнеп кайтмаган. Бу хакта киләчәк буын белергә, аларны истә тотарга тиеш.
Беренче һәйкәл узган гасырның 80 нче елларында ук куелган булган, әмма вакыт тынгысыз һәм аны алыштыру зарурлыгы туды. Һәйкәлне яңарту кирәклеген кайгыртып Яңавыл халкы «Төмән өлкәсенең Чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасына (рәисе Нуртдин Ибраһимов) мөрәҗәгать иттеләр. Менә бүген матди ярдәм иткән - Төмән өлкәсе хөкүмәтенә, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетына, Төмән шәһәре башлыгы Руслан Кухарук, РФ Дәүләт Думасы депутаты Николай Брыкин, Төмән өлкә Думасы депутатлары Николай Токарчук һәм Юрий Баранчук, Төмән шәһәр Думасы депутаты Николай Моисеев, «Төмән өлкәсенең Чик сакчылары ветераннары» (Нуртдин Ибраһимов) иҗтимагый оешмасы, “Гранит Строй” (Ольга Мокринская) оешмасы, Төмән өлкәсе татарларының яшьләр мәдәни-эшлекле үзәгенә (Зөфәр Мөхәммәдшин), Төмән өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте (Әмир хәзрәт Балдин), 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективына (директоры Елена Кириллова), Парфеново микрорайонында яшәүчеләр: Павел Мадьяров, Фәрихә Мәүлетова, Юлия Мөсавирова, Руслан Төмәновка олы рәхмәтебезне белдереп, сәламәтлек, имин тормышлар телибез. Бу көннәрдә Нуртдин Ибраһимов РФ президенты В.Путин указы буенча актив иҗтимагый хезмәте өчен «Ватан алдындагы казанышлары өчен» II дәрәҗәдәге ордены медале белән бүләкләнде. Без якташыбызның шатлыгын уртаклашып, сәламәтлек, уңышлар юллыйбыз.
Яңавыл халкы.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).