#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюменской области яровой сев завершен на 100%. Төмән өлкәсенең язгы чәчүгә планлаштырылган авыл хуҗалыгы мәйданнарының 100%ы чәчелгән. Хәзерге вакытта кырларда эш өлешчә, планны арттырып үтәү белән дәвам итә. Аграрийлар 697,6 мең гектарга якын бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчкән (планлаштырылган 700) 412,3 мең гектар бодай, ягъни планның 100%ы чәчелгән. Өлкәдә 8 мең гектардан артык бәрәңге утыртылды. Регионда терлек азыгы җыю эшләре башланды. Шулай ук басуларны чүп үләннәреннән химик эшкәртү башкарыла.

* * *

Александр Моор проанализировал работу по созданию региональных брендов. “Төмән – Җир шарының иң матур шәһәре” слоганы безне берләштерә һәм шул ук вакытта хакимиятнең, җәмгыятьнең уртак максаты булып кала. Моның турында Төмән өлкәсе башлыгы Александр Моор “Регион үсеше коралы буларак брендинг” темасына Губернатор укуларына нәтиҗә ясаганда хәбәр итте. Александр Моор Төмән өлкәсендә төбәк брендларын булдыру һәм алга этәрү буенча башкарылган эшләрне игътибар белән анализлады. Өлкәдә туристларны җәлеп итә алырлык “уникальлек нокталары”н актив эзләү дәвам итә.

* * *

Предприятия АПК Тюменской области экспортировали продукции на 22,5 миллиона долларов. Моның турында өлкә губернаторы Александр Моор 2020 елда өлкә хөкүмәте эше турында хисап белән чыгыш ясаганда әйтте. “Безнең авыл хуҗалыгы продукциясе дөньяның ундүрт иленә экспортлана. “Төмәннекен сатабыз” проектын тормышка ашыру дәвам итә. 2020 елда алга таба хәрәкәт итү офисларының географиясе киңәйде. Хәзер алар Төмән, Тубыл, Сургут, Ханты-Мансийск һәм башка шәһәрләрдә эшли”, - дип сөйләде губернатор.

Ярминкәгә ихтыяҗ зур. 2020 елда өлкәдә 415 азык-төлек ярминкәсе үткәрелгән.

* * *

В Тобольском районе запустили проект “Бизнес – детям”. Байкалово авылындагы мәктәп каршындагы җәйге лагерьда тәрбияләнүчеләр “Бизнес – балаларга” проектында беренче булып катнаштылар. Видеоэлемтә аша балалар муниципалитет башлыгының икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе Ольга Ракетская белән аралаштылар. Ул эшмәкәрлек, районда үсә торган бизнес-юнәлешләр турында сөйләде. Виртуаль очрашудан соң балалар булачак сыр җитештерү өчен токымлы сыерлар үрчетүче фермага экскурсиягә бардылар.

* * *

В Тюменской области откроют еще один виртуальный концертный зал. Ул 19 июньдә балалар музыка мәктәбе базасында ачылачак. Яркәү районы мәдәният хезмәткәрләре Өлкә мәдәният департаменты директоры каршында Покровка авыл клубында тавыш һәм яктылык (ут) җиһазларын модернизацияләү ихтыяҗын билгеләделәр. Усалка клубын ремонтлау августта тәмамланачак. Чиратта – Щетково авылы клубын ремонтлау. Өлкә мәдәният департаменты директоры Яркәү районына бару нәтиҗәләре буенча мәдәният хезмәткәрләренең җайга салынган команда эшен, социаль тармакның барлык юнәлешләре белән үзара бәйләнешен билгеләп үтте.

* * *

В Ялуторовске демонтируют старую городскую железнодорожную ветку. Юллар 10 елга якын дәвамында файдаланылмаган, ә бөтен шәһәр аша барган тармак күп уңайсызлыклар тудыра. Аларны сүтү урамнарда хәрәкәтне киметергә мөмкинлек бирәчәк. Анда тротуар яки велосипед юллары узачак, яисә җирне якында яшәүче кешеләргә бирәчәкләр.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836