Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән районы, Талымхан авылында гомер иткән Сабира апа һәм Вәлиша абый Мөхәмәдзяновлар гаиләсен Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек чорында искә алырга кирәк.
Сугышкача авыл хуҗалыгы җитәкчесе булган абый, ә хатыны – фермада терлекче, иң уңган хатын-кыз, аның үстергән бозаулары бер тәүлектә 900 грамм артым биргәннәр.
Авыл мәктәбе укучысы Раиф Азат улы үзенең әтисе ягыннан бабае Вәлиша Вәлмөхәммәт улы турында инша язган.
Бабаем – сугыш ветераны
Мин – Раиф Мөхәмәдзянов, 10 нчы сыйныфта укыйм. Сугыш турында безгә дәресләрдә укытучылар сөйли. Мин үзем күпне белергә тырышам, китаплар укыйм, фильмнар карыйм. «Офицеры», «В бой идут одни старики» – минем яратканнарым. Аларда сугыш чоры тормышы чагылдырылган. Солдатларга сугыш кырында бик авыр булган. Илебезне саклаучылар дошманга каршы көрәшкә күтәрелгән, аны Берлингача куган.
Бабаем Вәлиша Мөхәмәдзянов – сугыш ветераны. Илебезгә азатлык, тынычлык китерүчеләрнең берсе.
Ул 1910 нчы елда Төмән районы, Талымхан авылында крестьяннар гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә белем алган. Тугыз яшендә әтисе үлеп китә. Малай хәлле крестьяннар хуҗалыгында хезмәт итә башлый.
Дөньялар тынычланып, колхозлар оешкан чорда бабаемны колхоз җитәкчесе итеп билгелиләр. 1941 нче ел җитә. Сугыш башлана. 1942 нче елның январенда бабаемны фронтка җибәрәләр. Абыйсы Нуриәхмәт тә сугышка алына. Ләкин кире әйләнеп кайтмый, хәбәрсез югала. Бабаем Вәлиша энесе Әхмәтулла кебек, фронтның иң катлаулы нокталарында була: Курск дугасында, Белоруссия, Польша, Германияне немец фашистларыннан азат итә. Ике «Кызыл Йолдыз ордены», «Батырлык өчен», «Берлинны яулап алу» медальләре белән бүләкләнә.
1945 нче елның җәендә бабаем дивизиясен Ерак Көнчыгышка җибәрәләр, анда япон гаскәрләре һөҗүмгә күтәрелгән. Япон самурайларын җиңгәннән соң, 1946 нчы елның октябрендә туган авылына кайта.
Сугыштан соң бөтен көчен казна эшенә бирә: колхозда эшли, авылдашлары белән җәен печән чаба, кышларын авыл советына утын әзерли, күлдә балык тота. Пенсиягә кадәр «Каскара» совхозында эшли. Сабира әбием белән дүрт малай һәм өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Малайларның берсе – минем бабаем Марат Вәлиша улы. Әтисе аны да хуҗалык тотарга, йорт эшләренә, балаларын, оныкларын сөяргә, авылдашлары белән тату, бердәм булырга өйрәтә.
Авылыбызда Вәлиша бабаемның ике энесе – тыл ветераннары. Сафиулла бабай – балта остасы, мәктәп салган, Зиннәтулла бабай үз гомеренә авылда радист булып эшләгән. Барысы да дус-тату, аралашып, киңәшләшеп яшәгәннәр.
Бабаем 1974 нче елда 63 яшендә дөньядан киткән. Ел саен Җиңү бәйрәмендә авылда митинг уздырыла. Тыл һәм сугыш ветераннарын, көрәш кырында һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны искә алабыз, һәйкәлләргә чәчәкләр куябыз.
Без, яшь буын балалары, тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә тиеш. Киләчәк буыннар сугыш афәтләрен онытмаска, сугышны булдырмаска тиеш.
Раиф МӨХӘМӘДЗЯНОВ,
10 нчы сыйныф укучысы,
Төмән районы, Талымхан авылы.
(Рәйсә Рәхимова тәрҗемәсе).