Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Дустанә рухта

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән татар мәдәният үзәгенең матур залында өлкә мөселман диния нәзарәте Корбан бәйрәме үткәрде.

Бәйрәмне башлау өчен сүзне алып баручы Ренат Гарифуллин Мостафа хәзрәт Хәбибуллинга бирде. Ул Коръән сүрәләрен укыды. Өлкәбез мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков кунакларны җылы тәбрикләп, гел ярдәм кулын сузучы депутатларга рәхмәт сүзләрен юллады. Мең еллардан бирле бергә күпләгән милләтләр яшәүгә карамастан, дуслык, хөрмәт сакланып килүенә, илебезнең төп асылы да шунда булуына басым ясады. Өлкә Думасы депутаты Оксана Величкога диния нәзарәтенең Рәхмәтнамәсен тапшырды.

25-7-25Өлкә Думасы депутаты Лариса Цупикова чыгышында бала вакытыннан ук татар бәлешләре ашап үсүен, татар шигырьләрен сөйләвен белдерде. «Күп милләтле илдә без шулкадәр бер-беребезгә бәйләнгән. Бәйрәмнәребез бергә үтә. Аларның чиге юк. Лента артындагы укучым белән кичә аралаштык. Ә Сабан туенда МХО ветераны Ильшат Ниязов белән танышкан идек. Ул укучымның взводында булган икән. Барыгызга да бәхет, сәламәтлек телим», - дип чын күңеленнән теләкләрен җиткерде.

Шулай дустанә рухта изге бәйрәмебез дәвам итте. Теләкләрдә Хаҗ сәфәрендәге мөселманнарның, Украинадагы ватандашларыбызның исән-сау өйләренә кайтып җитсеннәр, шулай дус-тату, бергә аралашып, ярдәмләшеп яшәргә насыйп булсын, дөньяда тынычлык урнашсын дигән сүзләр яңгырады.

25-71-25

Бәйрәмне җырчыларыбыз Луиза Сөрмәтова, Наилә Габдуллина мөнәҗәтләре, Әбүзәр Миңнебаев җитәкчелегендәге «Әмәл» фольклор ансамбле чыгышы бизәде.

Мул өстәлләргә мөлаем кызлар кайнар аш, үләнле чәйләр тараттылар. Кунаклар сөйләшеп, аралашып, сыйланып, ашка дога кылып таралыштылар.

25-72-25

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836