Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Корбан бәйрәме Кугалыда

последние и лучшие новости искусства в мире

Корбан бәйрәмен Төмән шәһәренең Кугалы авылында да бик зурлап бәйрәм иттеләр. Бәйрәм Кугалы территориаль иҗтимагый үзидарәсе, Әбү-Бәкр исемендәге мәчет һәм Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге тырышлыгы белән оештырылды. Авылның Хәтер һәйкәле янына җыелып килгән халыкка тамаша карарга уңайлы булсын өчен, урыннар әзерләнгән, авылны яңгыратып татар җырлары уйнап торды. Балаларга бушлай конфет, соклар, татлы мамыклар, кекслар тараттылар.

Халык үзара аралашкан арада, бәйрәмне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге хезмәткәре Ринат Гарифуллин саф татар телендә башлап, тамашачыларны бәйрәм белән котлады, бу изге бәйрәмнең тарихын искә төшереп китте. Аннары дин белгече Динар хәзрәт Нәфыйков чарага фатиха биреп, моңлы итеп Коръән укыды. Тәбрикләү сүзләре белән Кугалы мәчете имамы Сөләйман хәзрәт Садретдинов, шәһәр Думасы депутаты Георгий Моратов, «Кугалы» территориаль иҗтимагый үзидарә оешмасы җитәкчесе Любовь Приходько, авыл ветераннар советы лидеры Тамара Орлова, дин эшләре ветераны Фатыйх хәзрәт Гарифуллин чыгыш ясадылар.

25-74-25

Алар бу бәйрәмнең төрле дин һәм мәдәният кешеләренең йөрәкләрен берләштерүен. игелек, хөрмәт һәм үзара аңлашуның мөһимлеген ассызыклавын, дус һәм тату яшәүнең никадәр мөһим икәнлеген күрсәтүен билгеләп үттеләр. Һәм киләчәктә дә бәйрәмнәр дуслык җепләрен ныгытсын дигән теләкләрен белдерделәр. Чыгышлар татар мәдәният үзәге җитәкчесе Мансур Кәбиров, җырчылары – Наилә Габдуллина, Луиза Сөрмәтова, Алсу Нестерова, «Әхтәмүшки» (җитәкчесе Әхтәм Назыров) җыр ансамбле башкарган мөнәҗәтләр, дастаннар, татар һәм рус халык җырлары белән бизәлеп барды. Концерт тәмамлангач, балалар өчен уеннар оештырылды. Шул арада өстәлләр әзерләп, халыкны тәмле пылау, эссе, сөтле чәй белән сыйладылар.

25-75-25

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836