Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Тубыл шәһәрендә изге Корбан бәйрәмен җылы, тантаналы рәвештә каршы алдылар. Шәһәрнең тарихи мәчете имамы Фәннур хәзрәт Казыймов: «Бу көнне иртәдән шәһәр мәчетләрендә Коръән аятьләре, догалар яңгырады. Шәһәрнең тарихи мәчетендә дә бәйрәм Коръән укудан башланды. Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ибраһим Сухов бәйрәм намазы алдында эчтәлекле вәгазь сөйләде.
Ике мәчетебездә дә бәйрәм намазына бастылар, намаздан соң догалар яңгырады. Гореф-гадәтләребезне саклап яшәүче милләттәшләребез арасында өч көн дәвамында корбанлык чалган мөселманнар күп булды. Тырыш халкыбыз төрле милли ризык тулы табын әзерләп, кунакка туганнарын чакырды. Мохтаҗларга ярдәм итүчеләр дә булды. Киләчәктә дә аралашып, туганлык җепләрен ныгытып, дини бәйрәмнәребезне белеп, саклап яшәргә язсын. Ватаныбызны саклаучыларны онытмадык, догалар укыдык, дошманны җиңеп, исән-имин кайтуларын теләдек», - дип сөйләде.
Римма УМИТБАЕВА.