Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
14 июньдә Тубылның Базар мәйданында өлкә Сабан туе үтте. Милли бәйрәмебез Россия Гимнын күмәк башкару белән башланып китте.
Халыкны бәйрәм белән губернатор урынбасары Павел Белявский, шәһәр башлыгы Петр Вагин, Россия Герое полковник Рөстәм Сәйфуллин котладылар. Павел Белявский губернаторның сәламләү сүзләрен укып, хатны бәйрәмнең төп оештыручысы - өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллинага тапшырды. Котлаучыларның башларына түбәтәй киеп чыгулары, татарча исәнләшүләрен, котлау теләкләрен бәйрәм тамашачылары җылы каршы алдылар. Сабантуй әләмен күтәрү хокукы Россия Герое Рөстәм Сәйфуллинга һәм «Батырлык өчен», 2 дәрәҗәдәге «Хәрби батырлык өчен», «Сугышчан хәрәкәтләр ветераны», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнгән МХО ветераны Илшат Ниязовка бирелде.
Шәһәрнең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Сухов бәйрәмгә фатиха бирде. Казан кунагы, илкүләм узган бәйгеләр лауреаты Рөстәм Егоров Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Котлау хатын укыды. Якташларына Ләйсән Хөрмәтуллина да изге теләкләрен җиткерде. Мәгънәле, җырлы-биюле Сабантуй прологы тамашачыларның кәефләрен күтәрде. Бәйрәм кунаклары биеделәр, җырчыларга кушылып җырладылар. Татарстан җырчылары Рөстәм Егоров, Ильяс Фәрхуллинны тубыллылар алкышлар белән каршы алдылар. Тубыл районы мәдәният үзәге бавырсак пешерү буенча мастер-класс оештырдылар. Танылган оста Шәйдулла Хәмидуллинның искиткеч матур бизәкләр белән бизәлгән милли аяк киемнәре күргәзмәсен карадылар. Сабантуй бәйрәме Базар мәйданыннан тыш, Мир урамында, «Александр бакчасы»ндагы мәйданда дәвам итте.
Иң күп тамашачылар, катнашучылар җыйган «Арангул-батыр» спорт ярышлары булды. Оештыручылар Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар: «Дөньяның иң көчле милләте» Бөтендөнья баһадирлар лигасы шәех Арслангәрәй хаҗи Арангулов исемендәге көч экстримы буенча 15 нче ел инде турнир үткәрә. Быел өлкәбезнең төрле шәһәрләреннән катнашучылар булды. Беренче төркемдә җиңүче - Александр Зинец (Тубыл), 2 урынга Никита Ильяшенко (Курган), 3 урынга Ильяс Хәйруллин (Төмән) чыктылар. Икенче төркемдә беренчелекне Эдуард Балабанов (Төмән), 2 урынны Анатолий Белов (Төмән), 3 урынны Станислав Тронин (Тубыл) алдылар. «Арангул батыр» легендар турнирының төп бүләген - «Алтын билбау»ны Александр Зинец яулады. Быелгы ярышларны оештыруда ярдәм иткән өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллинага рәхмәтләребезне белдерәбез», - диде Хөсәен Арангулов.
Мир урамында да Сабантуй бәйрәме гөрләде. Делегатларның «татар йортлары» урамны бизәделәр. Кунаклар бәйрәмгә килүчеләрне җырлап-биеп каршы алдылар. Милли ризыклар белән тулы сыйлы табынга тамашачыларны чакырдылар. Геройлар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган милли бәйрәмебездә оештырылган «Россиягә хезмәт итәм» экспозицияләрен тамашачылар горурланып, кызыксынып карадылар. Күргәзмә-ярминкәләрдә түбәтәй, калфак, милли бизәкле әйберләр сатып алырга мөмкинлек булды.
Сабантуйның бизәге булып саналган ат чабышы шәһәрнең К.Маркс урамы яры буендагы болында иртәнге 10да башланды. Ат чабышында Төмән, Тубыл, Вагай, Сорокино районнарыннан катнаштылар. Беренче булып «Пульс» кушаматлы аты белән Владислав Чикиров, Дарья Ваганова («Камберро») килде. Быел катнашучыларның саны узган ел белән чагыштырганда азрак булды. Җиңүчеләрне Сабантуй сәхнәсеннән бүләкләделәр. Милли көрәштә абсолют батыр исеменә Төмән районының Индрәй авыл җирлегеннән 23 яшьлек көрәш буенча спорт мастеры Руслан Арипов лаек булды. Сабантуй батыры тәкә белән бүләкләнде. Ә «Себер бавырсагы» бәйгесендә 1 урынга оныклары белән бергә иң тәмле бавырсак пешергән Маһинур Мәүлекәева ия булды. Иң яхшы татар йортлары дәрәҗәле исемнәрен Ялутор, Вагай, Яркәү районнарыннан килүчеләр алдылар.
«Александр бакчасы»нда узган балалар Сабан туе аеруча күңелле, оешкан рәвештә узды. Әкият геройлары Шүрәле, Батыр, Әкиятче нәни кунакларны әкият дөньясына алып бардылар. Оештыручылар балалар белән аттракционнар, күңелле уеннар үткәрделәр. «Капчык киеп йөгерү», «Чүлмәк ватыш», «Чиләкләр белән йөгерү» һәм башка кызыклы уеннарда балалар теләп катнаштылар. Сабан туе сәхнәсеннән «Тубыл балалары» (җитәкчеләре Нәҗия Хәкимова), 1 нче мәктәптән «Карлыгач» (Динара Әбсәләмова) вокал ансамбльләре, Зөһрә Тимергалиева җитәкчелегендә «Кояшкай» коллективы һ.б. чыгышлар балаларны әкият дөньясына алып бардылар. Әкиятче, балалар Сабан туен оештыручы Рузалия Корманалиева әкият геройлары белән кунакларны уйнаттылар, бүләкләр тапшырдылар. Үз осталыкларын күрсәткән балалар бәйрәмнән канәгать булып, мәйданнан таралышырга ашыкмадылар.
Сабантуй бәйрәме программасы эчтәлекле булды. Быел бәйрәм сәхнәсеннән 45 ел бергә тату гомер иткән үрнәк гаилә Латифа һәм Сәет Хисмәтуллиннарны, 65 ел бергә гаилә кыйммәтләрен саклап яшәгән Заһидә һәм Сөнгатулла Бекениннарны хөрмәтләп шәһәр башлыгы Петр Вагин исеменнән Рәхмәт хатлары, өлкә милли-мәдәни автономиясе исеменнән бүләкләр тапшырылды. Шулай ук шәһәр башлыгының Рәхмәт хатына шәһәрнең В.Зольников исемендәге тернәкләндерү медицина үзәге табибы-терапевт Жанна Александрова, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнысова, улы Эдуард Юнысов лаек булдылар. Сабантуй сәхнәсеннән Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге артистлары, Тубыл, Аромаш, Вагай, Түбән Тәүде районнарыннан, Ялутордан, Яркәүдән килгән танылган җырчыларыбызның чыгышлары, Төмәннең гармунчылар ансамбле бәйрәмгә ямь өстәде. Сабантуйга килгән өлкән яшьтәге әби-бабайлар: «Сабантуй матур, күп халык катнашында узды. Колгага менү ярышын карадык, батырларыбызны күрдек, җырчыларыбыз башкарган татар җырларын, гармунда уйнаучыларны рәхәтләнеп тыңладык. Сабантуй безне очраштырды. Оештыручыларга рәхмәт», - дип теләкләр теләделәр.
Бәйрәм кичке «Tatar party» дискотекасы белән тәмамланды.
Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемнәрдә: Сабан туе күренешләре.