Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бездә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган кояшлы бәйрәм иртәсе 8 май көнне башланды. Җиңү көне – халкыбыз өчен иң шатлыклы, ләкин шул ук вакытта иң моңсу бәйрәмнең берсе. 80 ел үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы үзен сиздерә. Сугышның беренче көннәреннән безнең авылдан Нурислам Таштимиров китеп бара. Бәйрәм көнне Нурислам Тимерали улы истәлегенә мәктәп стенасына мемориаль такта куелды. Бу чараны мин алып бардым. Митингта укучылар, укытучылар линейкага тезелгәннәр.
Чараны алып баручы Нурислам абый турында сөйләп китте.
- Нурислам Тимергали улы 1921 елның 10 сентябрендә Икенче Вагай авылында туа. Ул Төмән педагогия институтын тәмамлап, тарих укытучысы таныклыгы алып чыга. Нурислам абый легендар кеше. Ул 1939 – 1947 елларда диңгез авиациясендә хезмәт итеп, төрле дәүләт бүләкләренә лаекланган мәгариф сферасында да югары күрсәткечләргә лаек булды. Фронттан кайткач, туган мәктәбендә тарих фәнен укытты, аннары 20 елга якын мәктәп директоры вазифасын башкарды. 1955 елдан башлап ул яңа мәктәп төзү эшенә кереште. Аңа хәтле укучылар мәчет бинасында укыганнар. Шул вакыт эчендә күпме киртәләр үтәргә туры килде аңа, әмма ул бирешмәде. Төзү участогыннан китмичә, һәр төзүченең эшен тикшерде. Кыска вакыт эчендә 3 зур уку корпусы, ашханә, интернат, кызлар һәм егетләр өчен аерым ике һөнәри бина төзеп чыктылар. Ул чакта мәктәптә үзебезнеке генә түгел, хәтта чит районнардан килгән 500-600 бала белем алган. Мәктәп төзү эшенә Нурислам абый вакытын, көчен генә түгел, сәламәтлеген дә бирә. Башта мәктәп сигезъеллык, аннары урта белем бирү йортына әйләнә. Сугыш та аның сәламәтлегендә эзсез үтми. 1966 елда Омск шәһәрендә Нурислам абыйның йөрәгенә операция ясыйлар. Шул сәбәпле, ул җитәкчелек эшен ташлый. Туры сүзле, үзенә һәм әйләнәсендәгеләргә таләпчән булган Нурислам Тимергали улы мәктәп өчен бик күп көч түкте. Ул Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл ясатты. Белемле, югары квалификацияле, дус, тырыш укытучылар коллективы булдырды, - дип сөйләде.
Тактаны Нурислам абыйның кече улы, очучы Ислам Таштимиров белән безнең чыгарылыш укучысы, махсус хәрби операциядә катнашып, Курск өлкәсенең Суджа халкын Украина оккупантларыннан азат итү өчен торба буйлап үткән батыр егетебез Ринат Таштимер улы ачтылар. Аннары һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Абыйны хөрмәт итеп, аның белән бергә эшләгән укытучылар да: РФнең атказанган укытучысы Рәшидә апа Бакиева, Галия Сальманова, Әнисә Камалетдинова, авыл җирлеге башлыгы Ислам Алимов, Рауза Алимова, Чәгвәр Кормандаев, Галия Кормандаева, Клара һәм Таһир Рамазановлар - урта мәктәпнең беренче чыгарылышы укучылары, укучысы, коллегасы Нурия Фәхретдин кызы да килделәр. Һәркем, һәркайсыбыз абыйны искә алып укыган, эшләгән елларны укучыларга, укытучыларга сөйләдек. Мәктәпкә килеп Батырлык дәресен үткәрдек.
Суфия БАКИЕВА, Икенче Вагай авылы, Вагай районы.