Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Гомерне саф һәм керсез мәхәббәт озайта

последние и лучшие новости искусства в мире

Безнең редакциябезгә Ялутор округы, Аслана авылыннан, Төмәндә яшәүче даими “Яңарыш” укучыбыз Рузилә Дәүләтова шалтыратты. Ул шатланып Кактамак авылында туып үскән, ә хәзерге көндә Асланада яшәүче педагог, хезмәт ветераны, үзенең әнисе Гәйния Ибраһимова һәм аның игезәк туганы - Уфа шәһәрендә яшәүче Гани Хисамов турында сөйләде. Ике игезәк туганнар, кыз белән егет, бүгенге көннән нәкъ 70 ел элек Аслана урта мәктәбен уңышлы тәмамлаганнар. Ә Гани абыйның 7 июль көнне тагын да бер бик тә олы юбилее – тормыш иптәше Нина белән бергә яшәүләренә 65 еллык тимер туйлары җитүе турында хәбәр итте. Гани абый Хисамов ул безгә, газета хезмәткәрләренә һәм “Яңарыш” укучыларына таныш булган хәбәрчебез. Шуның өчен без аңардан телефон аша сөйләшеп алырга уйладык. Ул кыскача гына булса да гаиләсе һәм үзе турында хатирәләре белән уртаклашты.

25-7-26

- Мин үземнең әти-әниләрем, туганнарым, кече илем Кактамак авылы һәм дә Аслана урта мәктәбе, укытучыларым, сабакташларым турында, аларга рәхмәтле сүзләремне әйтеп язгалаган идем. Мәктәптә уку елларын, иске һәм яңа биналар, җиһазлы лабораториялар, инде безнең арабыздан киткән зур хөрмәткә лаеклы кешеләрне искә алып, мин һәр елны кайтып алар алдында баш иям. Узган уку еллары вакыйгаларын белү һәм онытмас өчен ветеран укытучы, тарихчы, актив җәмәгатъ эшлеклесе Рафаил Магжанов китапларын уку бик мөһим.

Без, Гәйния игезәгем һәм мин, мәктәптә өлгергәнлек аттестаты алгач, материаль мохтаҗлык белән булса да, дипломлы белгеч булып илгә, халкыбызга көчебездән килгәнче хезмәт итү теләге зур иде. Әнием, бәгърем, 10 балага гомер биргән булса да, ул елларда бүгенге көннәрдәге кебек хөкүмәт ярдәме дә, льготалар да булмаган. (Сигез бертуганыбыз инде безнең арабызда юклар). 67 ел элек Уфа шәһәренә дә адашу-ялгышу белән түгел, ә Свердловск төзелеш техникумын уңышлы тәмамлаганнан соң, дәүләтебез юлламасы белән Бөтенсоюз күләмендәге нефть һәм газ эшкәртү заводлары төзү берләшмәсенә Главбашстройга эшкә килдем. Слесарь булып эш башладым. 49 ел бертуктаусыз эш дәверендә төрле дәрәҗәле җитәкче вазифаларын үтәдем. Үземнең күп еллар тупланган белемнәрем белән кичләрен нефть, Башкорт дәүләт университеты һәм төзелеш техникумы студентларын укытырга да туры килде. Шул ук 1959 елда укуымны Уфа авиация институтының кичке факультетында дәвам иттем. Институтта укыганда безнең группада гына түгел, ә кафедра буенча да иң матур һәм тырыш кызга, Нина Шахановага, күз аттым. Ул миңа ай кызы булып күренде. Бик озак та вакыт үтмәде, икенче курстан соң ук, без Нина белән бергәләшеп, ике ярны тоташтырып гомерлеккә киң һәм тиз агучы тормыш елгасы аша 1961 елның 7 июлендә күпер кордык. Ике егетебез туды, алар оныклар бүләк иттеләр. Хәзер инде улларыбызның да оныклары мәктәптә һәм балалар бакчасында заманча тәрбияләнеп, укып белем алалар, үсәләр. Алла боерса, җәй ахырында өченче оныкларын көтәләр. Катмарлы, кайчак чокыр-чакырлы бер-бер артлы елларыбыз үттеләр, ә яшьлектәге гашыйклык хисе сүнмәде, тимер елыбыз корыч булып чыныга гына бара. Чыннан да, гомерне кәккүкләр тавышын санап кына озайтып булмый. Без карчыгым белән бүгенге көндә бергә, Аллага шөкер, зур гаиләбез әгъзаларының уңышларына, исән-сау тату һәм таза тормыш төзеп яшәүләренә шатланып, дөньяда тынычлык теләп, үзебезнең көч-тырышлыгыбыз белән салган олы юлдан баруыбызны дәвам итәбез. Җәй көннәрен дачабызда уздырабыз. Саф һава, үзебез үстергән витаминлы җиләк-җимеш, яшелчә, иртән физкультура укытучым Хәтмулла Рамазанов өйрәткән физик күнекмәләрдән соң Уралның Көньяк – Көнбатыш тауларыннан чылтырап агып чыккан салкын һәм көмештәй чиста чишмә суы белән юыну тәнгә тазалык, күңелгә яшәү дәрте өсти. 70 еллык туебызны да бергә уздыру теләгебезне, өметебезне арттыра. Өмет-хыяллар сүнмәсә, мәхәббәт сүнми икән! Узган тормышыбыздан канәгать булып әти-әниебезгә, исән яки дөньядан киткән туганнарыбызга рәхмәтлебез. Керсез узган безнең тормышыбызны балаларыбыз да лаеклы дәвам итсеннәр. Саф мәхәббәт, якты һәм зур бәхет сезнең дә тормышыгызда юлдаш булсыннар, гомерегезне озайтсыннар!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

P.S. Хөрмәтле хәбәрчебез һәм тормыш иптәшен, редакция хезмәткәрләре исеменнән, күркәм юбилейлары белән тәбриклибез. Нык сәламәтлек, саф мәхәббәт белән озак яшәүләрен телибез. Гани абыйның иҗат чишмәсе саекмасын!

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836