#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авыл данын күтәрүче Сабантуй

последние и лучшие новости искусства в мире

26-1Быел Ялутор районы Сабан туе Аслана авылында гөрләде. Анда, гадәттәгечә, 15 авыл хакимиятендә яшәүче төрле милләт халкы да катнашып, ул дуслык бәйрәменә әверелде. Сабантуй программаның төп кадагы булган - ат чабышы белән ачылды. Мәктәп ишек алдында уңайлыклар булмау сәбәпле, ат чабышлары уздыру урыны авыл читенә билгеләнгән иде. Һәркем шунда ашкынды. Уйнаклап торган ярымчиста нәселле атларга карап һәркем сокланды. Әмма күбесе өчен авыл атлары узышы якынрак, мөһимрәк иде. Менә ярышка старт бирелде, атлар тузан болыты күтәреп алга ыргылдылар.

Ярышта өкәнең төрле почмагыннан килгән 14 җайдак катнашып, урыннар ике төркем буенча билгеләнде. Авыл һәм шәһәр атлары арасында 1 урынга - “Руслан” (ат хуҗасы Андрей Шишкин, Иске Кавдык авылы) һәм “Натали” (Екатерина Плотникова, Юрга районы) лаек булдылар. Тамашадан канәгатьлек кичергән халык тагын Сабантуй мәйданына агылды. Шул арада матур бизәлгән җигүле атларга утырып Аслана татар мәдәният үзәге (җитәкчесе И.Хөснетдинов) хезмәткәрләре җыр-бию, уен-көлке белән сөлге җыю йоласын башкардылар. Мәйданга килеп җиткән халыкны татар рус һәм күпмилләтле “йорт”лар хуҗалары каршылап, үзләренең гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Сабантуйның ачылу тантанасы татар мәдәният үзәге тырышлыгында әзерләнгән матур бию белән башланды. Ялутор мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов фатихасын биреп, Коръән укып, дога кылгач, Сабантуй әләмен районның мактаулы гражданины Рафаэль Магҗанов белән “Тубыл” кооперативы тракторчысы Морат Сираҗетдинов күтәрделәр. Аннары район башлыгы Андрей Гильгенберг һәркемне бәйрәм белән тәбрикләп: “Безнең район – күпмилләтле һәм без бер гаилә булып дус яшибез. Язгы чәчүдә бердәм, мактауларга лаек эшләп, хәзер бергә күңел ачарга җыелдык. Бар теләгебез – көзге уңышларны җыюда да сынатмый, өлкә буенча беренчелекне яулау. Районның үсешенә саллы өлеш кертүчеләрнең барысына да тирән рәх­мәтемне белдерәм. Быелгы бәйрәм дә күңелләрегездә онытылмас тәэсирләр калдырыр дип ышанам”, - дип, хезмәт алдынгыларына һәм бәйрәмне оештыруда зур өлеш керткән, матди ярдәм күрсәткән авылның уңган эшкуар егетләре – Хәйрәт Йортлыбаев (“Тубыл” кооперативы җитәкчесе), Әхтәм Калиев (Төмән металлоконструкцияләр заводы), Зөфәр Аллаяров (“Аллаяров” шәхси оешмасы җитәкчесе), Данир Тимербаевка (“Тимербаев” шәхси оешмасы җитәкчесе) Рәхмәт хатлары тапшырды. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Тимергали Мирасов үзенең чыгышында Аслана авыл хакимияте башлыгы Илгиз Хәйруллинның бәйрәм оештыруда башкарган эшенә зур бәя бирде һәм татар мәдәният үзәге җитәкчесе Илчан Хөснетдинов, аның хезмәткәрләренең тырышлыгы, сәләтләренә соклануын белдереп, 26-2автономия рәисе исеменнән Радик Таипов (Аслана), Руслан Мирхәлилов (Аслана), Алия Вәлитова (Кактамак), Зәйтүнә Корманова (Рауды), Наҗия Тузмөхәммәтова (Яңа Атъял), Нәбилә Галиева (Яңа Атъял), Эльмира Гарипованы (Кактамак) Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Аннары бәйрәмне төрле милләтләрнең мәдәниятен үз эченә алган җырлы-биюле чыгышлар дәвам итте. Кемдер концерт программасын үз итте. Кемдер уеннар, бәйге-ярышлар мәйданчыгына юл алды. Ә мактаулы кунаклар, жюри әгъзалары белән милли “йорт”лар буйлап йөреп, хуҗаларның кунакчыллыкларын, аш-суга, җыр-биюгә, кул эшләренә осталыкларын тикшерделәр. Шул ук вакытта аерым мәйданчыкта балалар Сабантуе барды. Биредә алар өчен төрле уен-ярышлардан башка, мастер-класслар, күренекле шәхесләр белән очрашу-аралашулар үткәрелде. Бу эштә бигрәк тә “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы (Фәрит Корманов) яшьләре актив булдылар. Быел да уңган хуҗабикәләр өчен “Иң зур чәк-чәк” ярышы уздырылды. 4 командага бүленгән – Сәел, Яңа Атъял, Аслана, Рауды авылы хатын-кызларының эшләрен халык аеруча кызыксынып карадылар. Әзер булган ризыкның авырлыгын үлчәп, махсус зур савытка һәр команда катламлап салгач, 50 килограмм да 270 граммлык чәк-чәк барлыкка килде. Бу бәйгедә 17 кг 350 граммлык иң зур чәк-чәк пешергән Аслана командасы – “Төп ашамлык”, сәеллеләр – “Яхшы десерт”, раудылылар – “Күзләрем белән ашар идем”, атъяллылар – “Падишаһ чәк-чәге” дигән исемнәргә лаек булдылар. Аннары әлеге татар халкының милли ризыгы белән Сабантуй кунакларын сыйладылар. Шул ук вакытта ярышлар мәйданында көрәш, гер күтәрү, кул көрәштерү, аркан тартышу, колгага менү кебек бәйгеләрне дә тамашачылар бик яратып тамаша кылдылар. Гер буенча хатын-кызлар арасында - Елена Щукина, ир-атлар арасында - Альберт Асадуллин (Яңа Атъял) 1 урынны алдылар. Колгага менүчеләр арасында Эдуард Гыймадиев, Азат Мәхмүтов, Ринат Гыймадиев, Алмаз Ижбулаев, Салават Бакиев, Руфат Алиев мактауга лаек булдылар. Көрәш буенча балалардан – Линар Сәйфуллин, ә зурлардан – Роман Мөхәммәтҗанов (Петелино)абсолютбатыр исемен яуладылар. Бәйрәмнең төп сәхнәсендә иртәдән алып бәйрәм тәмамланганчыга кадәр халык алдында районның үзешчән артистлары чыгыш ясадылар, биеделәр, җырладылар, күңел ачтырдылар. Биредә “Ялутор районының тумыштан талантлы кешесен дә ачыкладылар. 26-3Бу исемгә, җыр-биюгә оста, музыка коралларында да уйнаучы, шигырьләр язып, аларны сәнгатьле итеп сөйли дә белгән Рауды кызы – Клара Кучковская лаек булды. “Иң яхшы милли йорт” номинациясендә 1 урынны – татарлар, 2 урынны – күп милләтле, 3 урынны – руслар әзерләгән йортлар алдылар. Киләсе елга район сабан туе Яңа Атъял авылында булачак дип игълан ителде. Ә авыл хакимияте башлыгы сәхнәдән: “Асланалылардан бер дә ким уздырмабыз”, - дип ышандырды. Бәйрәмне шулай колачлап, сокланырлык итеп уздыру - авыл данын, милләтебезнең абруен күтәрү, тарихыбызны барлау ул. Һәм халкыбызның тырышлыгын, бердәмлеген, кунакчыллыгын исбатлаучы да, якташлар белән очраштырып, тагын бер елга җитәрлек рухи көч, дәрт өстәүче дә ул.

Рәүфә һәм Элина КАНГАЗИНАЛАР тексты һәм фотолары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836