#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ураза гаетен хөрмәтләп

последние и лучшие новости искусства в мире

25-13Якшәмбе көнне “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йорты янында Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты оештыруында Ураза бәйрәмен зур күтәренкелек белән билгеләп үттеләр. Ай буена ураза тоткан кардәшләребез шатлыклары белән уртаклашырга дип бирегә җыелдылар.

Бу көнне шәһәр һәм районнарыбызның һәрбер мәчетендә Гает намазлары укылды, моңлы тәкъбирләр әйтелде.

Бәйрәмне изге Коръән сүзләре белән Нургази хәзрәт ачты.

Өлкәбез мөселманнарын олуг бәйрәм белән тәбрикләп өлкә милләтләр эшләре буенча комитетының дин эшләре бүлеге баш белгече Радмир Газизов, Төмән өлкә мөселман диния нәзарәтенең идарә җитәкчесе – имам-ахун Зиннәт хәзрәт Садыйков, аның урынбасары Руслан Садретдинов, Ислам мәгърифәте җитәкчесе Искәндәр Юсупов, Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсе баш мөфтиенең хокуклы вәкиле Фатыйх хәзрәт Гарифуллин, идарәнең Төмән өлкәсе казыяты җитәкчесе урынбасары Әмир хәзрәт Балдин, өлкә татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров һәм башка милләт вәкилләре дә чыгыш ясадылар. Р.Газизов Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе мөфти Тәлгать Таҗетдин, өлкә татар милли мәдәни автономиясе исеменнән дә тәбрикләү сүзләрен җиткезде.

Сәхнәдән Айсылу Юнусова, Гөлсифа Нигъмәтуллина, Ачилә Сагидуллина башкарган мөнәҗәтләр, бәетләр, Диана Мадьярова сәнгатьле итеп укыган эчтәлекле шигырьләр бәйрәмгә ямь өстәделәр. 25-14Шунда ук дини темага викторина да үткәрелде. Дөрес җавап бирүчеләргә Фатыйх хәзрәт Гарифуллин үзенең бүләкләрен – Коръән китапларын тапшырды һәм ахырда: “Киләсе елларда да Аллаһы Тәгалә барыбызга да Рамазан айларында кабат очрашырга һәм бергә-бергә уразалар тотарга насыйп итсен иде”, - дигән теләкләр белән халыкны бәйрәм өстәленә чакырды.

Халык мул итеп әзерләнгән тәмле пылау, кош теле, җиләк-җимешләрдән авыз итеп, кайнар чәйләр эчеп бу чараны оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп, догалар укып, изге ниятләребез һәм хыялларыбыз тормышка ашсын иде дигән теләкләр белән таралыштылар.

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836