#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Правительство региона поможет сельским ветеринарам. 22 июньдә узган Дума утырышында кабул ителгән закон проекты буенча, ветеринарларга фатир сатып алыр яки өй төзер өчен субсидия бирелә башлаячак. Әлеге 400 мең сумга торакка мохтаҗ булган, шул ук вакытта регионның дәүләт учреждениеләрендә 3 елдан да ким эшләмәгән 45 яшькә хәтле гражданнар дәгъва итә алалар. Моннан башка, исемлеккә теркәлгәнчегә хәтле туган яки уллыкка алган гаиләдәге һәр балага 100әр мең сум, ә инде ветеринарны исемлеккә керткәннән соң туган яки уллыкка алган балага - 200 мең сум түләнәчәк. Шулай ук йорт төзер өчен 1 млн сумга хәтле льготалы займ биреләчәк.

* * *

Тюменцев ждет скромный праздник по случаю Дня города. Төмән шәһәренең 431 еллыгын төмәнлеләр 29 июль көнне бәйрәм итәчәкләр. Аны уздырыр өчен 7 млн. сум бүленгән. Билгеле булганча, үткән юбилейлы елда 33 млн 672 мең сум тотылган. Һәм быел 550 чара урынына бары тик 20 мәйданчык кына эшләячәк. Шәһәр көнен бизәргә тиеш булган игезәкләр парады да булмаячак. Бәйрәмнең төп мәйданы Төсле бульварда үтәчәк.

* * *

Средняя зарплата тюменцев составила 39,5 тысячи рублей. 2017 елның январь-апрель айларында химик матдәләр, химик продуктлар оешмаларында бер айлык хезмәт хакы 129,6 мең сум тәшкил иткән. Төмән статистикасы мәгълүматлары буенча, үткән ел белән чагыштырганда хезмәт хакы 25,4 процентка төшкән. Ә 2 урында - нефть һәм газ табучылар, 3 урында - космос һәм һава транспортлары белгечләре (90 мең сум), 4 урында - галимнәр-тикшеренүчеләр, әзерләүче белгечләр (82 мең сум). Минимум хезмәт хакы - кием-салым тегүчеләрнеке, нибары 13 мең сум.

* * *

Безработные тюменцы смогут пройти специальные курсы и получить работу. Төмән шәһәренең эш белән тәэмин итү үзәге халыкка эш табу мөмкинлеге бирә. Аларга бүгенге көндә кирәкле булган һөнәр буенча белем алып, эшли башларга ярдәм итәчәк. Статистика буенча сатучы, парикмахер, электромонтер, йөк төягеч машиналарны йөртүче, тегүче, пешекче, кранчы. Быел укырга 505 кеше җибәрелгән.

* * *

Жители Викуловского района страдают от нашествия змей. Бу көннәрдә елга ярында балык тоткан 17 яшьлек егетнең аягын елан чаккан. Әмма Төмән шәһәре буенча массакүләм елан чаккан очраклар билгеләнми. Үткән атнада шәһәрнең беренче хастаханәсенә 10 кеше мөрәҗәгать иткән. Еланнарны шәһәрнең төрле районнарында - Широтная урамы ишек алларында, Гилево паркы, дачаларда очратканнар. Белгечләр еланнарның активлашуларын су ташудан һәм көннең эсселегеннән дип аңлаталар.

* * *

Самый длинный туристический маршрут в мире пройдет через Тюмень. Төмән һәм Тубыл шәһәрләре җир шарының 3 ягын - Европа, Азия һәм Американы урап алган дөньядагы иң озын туристлар маршрутының бер өлеше булачаклар. Бу турыда шушы көннәрдә Төмән шәһәрендә кунак булган “Бөек Себер экспедиция маршрутлары буенча” автойөгерештә катнашучылар игълан иттеләр. Алар туристлар юлын тикшерәләр, үзләре белән Витус Беринг экспедициясенә багышланган уникаль күргәзмә алып баралар.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Рәүфә КАНГАЗИНА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836