#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Экс-губернатору присвоено звание “Почетный гражданин Тюменской области”. Өлкә Думасының 21нче утырышында элекке губернатор, бүгенге көндә РФнең торак-коммуналь хезмәт һәм төзү министры вазифасын башкаручы Владимир Якушевка “Төмән өлкәсенең хөрмәтле гражданины” дигән исем бирелде. Бу эшне беренче булып регионда эшләүче коллективлар тәкъдим итеп, экс-губернаторның Төмән өлкәсенең социаль-экономик үсешенә, халыкның яшәү шартларын яхшыртуга зур өлеш кертүен билгеләделәр. В.Якушев 2005 елдан губернатор вазифасын үтәде, шул елларда регион РФнең иң алга киткән субъекты дигән статус алды.

* * *

В Тюмени назначена дата выборов в гордуму. Төмән шәһәр Думасына депутатлар сайлау көне официаль рәвештә 9 сентябрьгә билгеләнде.

* * *

Пять школьников Тюменской области набрали 100 баллов в ЕГЭ по химии. Төмән өлкәсенең 900 укучысы химия фәненнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. Әлеге фәнне сайлаган 5 укучы (икешәр укучы Төмән һәм Ишим шәһәрләре, берсе - Абатск районы мәктәпләре укучылары) 100 балл җыйган. Гомумән алганда, Төмән өлкәсе балалары бу фән буенча тотрыклы югары нәтиҗә күрсәтәләр. Мәсәлән, 2017 елда 3 укучы 100 балл җыйган иде.

* * *

Тюменские ученые создадут установку по утилизации мусора. Төмән индустриаль университетының углеводородлы байлыкларны күчерү кафедрасы галимнәре калдыкларны эшкәртеп, алардан файдалы продуктлар ясау технологиясен 2019нчы елда тәкъдим итәргә әзерләнәләр: пиролиз җайланмасында көлгә әйләнгән калдыклардан пиролиз газын булдырачаклар. Көл табигатькә бернинди зарар китермәячәк, бары чүплекләр саны азаячак. Ә пиролиз газын ягулык итеп кулланып булачак.

* * *

В районах ждут врачей, учителей, специалистов сельского хозяйства. Чит илләрдә яшәгән ватандашларыбызны Төмән өлкәсенә күчерү дәүләт программасы нәтиҗәсендә регионда 110 кеше артты. Ел ахырына хәтле авыл җирләренә программада катнашучы 232 гаилә күчеп килүе көтелә. Хезмәт һәм эш урыны белән тәэмин итү өлкә департаменты хәбәр итүенчә, авылларда авыл хуҗалыгы буенча белгечләр, врач, фельдшер, фармацевт, укытучы, агроном, инженерлар һәрвакыт җитешми.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Рәүфә КАНГАЗИНА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836