#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авылдашлары аңа сәламәтлекләрен ышанып тапшыралар

последние и лучшие новости искусства в мире

26-2Авылда фельдшер-акушерлык пункты - ул бары тик медицина учреждениесе генә түгел. Фельдшер да бик хөрмәтле кеше. Чөнки ул көн саен балалар һәм өлкәннәрнең сәламәтлеге сагында тора. Җәлилә Садыйкова - 32 ел стажлы фельдшер. Ул балачактан ук медик булачагын белде. Ул Вагай районының Рәнчек авылында, күп балалы гаиләдә туа. Курьино урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1983 елда Төмән база медицина училищесына укырга керә, фельдшер белгечлеге ала. Яшь белгечне 1986 елда Рәнчек ФАПы мөдире итеп билгелиләр, шул вакыттан бирле Җәлилә Садыйкова сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт итә.

- Башта авыр булды: халык, балалар күп, авылларга җәяү йөрергә туры килде. Медпункт бинасы җайлаштырылган бинада урнашкан. Бу еллар эчендә төрлесен күрергә һәм үземне ныклыкка да сынарга туры килде. Минем өчен иң авыры - төнге чакырулар булды. Ул чакта бит кәрәзле телефоннар юк иде. Төнлә ишеккә шаку белән, мин тиз киенеп, сумкамны эләктереп кенә йөгерәм. Дөресен генә әйткәндә, караңгы авыл тыкрыклары буйлап йөрүләре куркыныч булды. Аннары, билгеле, кайткач, яңадан йоклап китеп тә булмый иде, - дип сөйли Җәлилә Михад кызы.

Фельдшер җирле кешеләрнең барысы белән дә уртак тел таба. Кешеләр дә аңа үз сәламәтлекләрен генә түгел, ә үзләренең башка проблемаларын да ышанып тапшыра башлыйлар. 2014 елдан Җәлилә Садыйкова Быково авылы ФАПын җитәкли. Быково, Рәнчек, Елань–Яр, Катангуй авылларында ул 148 кешегә хезмәт күрсәтә, шуларның 57се - пенсионерлар, 20се – балалар була. Аны ФАПның барлык кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган модульле бина булуы куандыра. Биредә кабул итү бүлмәсе, авыруларны иртә ачыклау кабинеты, процедура һәм санитария бүлмәләре бар. ФАПта аңа һәм килүчеләргә дә уңайлы.

Фельдшер-акушерлык пункты мөдиренең эше бик тә җиңелдән түгел. Кабул итү, чакырулар буенча йөрүдән, профилактик визитлардан тыш, прививкалар ясау эшен дә башкарырга, күп санда документлар алып барырга кирәк. Эше тулы көч-куәт, җаваплылык таләп итә. Аңа Дубровное шәфкать туташлары М.Павловская, Л.Поспелова, Г.Долгушина зур ярдәм күрсәтәләр. Катлаулы эш мизгелләрен бергәләп хәл итәләр. Авыл халкының мөрәҗәгать иткән проблемалар исемлеге бик киң. Бу - йөрәк-кан тамырлары авырулары, бронхиаль астма, шикәр диабеды, ОРЗ, ОРВИ һәм башкалар. Фельдшер диспансерлаштыруда актив катнаша, халыкка профилактик медицина тикшерүе үткәрә, диспансер исәбендә торучы авыруларга, дәвалау-профилактика учреждениеләренә вакытында баруны контрольдә тота. Табибка төрле тормыш ситуацияләрендә киңәш бирергә әзер булган психолог та булырга туры килә.

Еллар бер мизгел кебек үтеп китте. Әниләрен өйдә аз күргән дүрт бала үсеп җитеп, өчесе югары белем алып, гаилә корганнар, эшлиләр, әти-әниләренә өч онык бүләк иткәннәр. Кече кызлары әлегә студент. Җәлилә Михад кызы зур эш тәҗрибәсенә, яхшы практик белемгә ия, бу аңа хәтта иң катлаулы бурычларны да уңышлы башкарырга мөмкинлек бирә. Ул даими рәвештә үзлегеннән белем алу белән шөгыльләнә, семинарларга йөри, Төмән шәһәрендә квалификация күтәрү курсларын үтә.

Җәлилә Садыйкованың коллективта абруй һәм лаеклы ихтирам казануы очраклы түгел. Ул һәркемгә игътибарлы, пациентларга түземлелек күрсәтә, вакытында җылы сүз әйтә, тынычландыра һәм дәртләндерә белә. Авыл фельдшеры - пандемия вакытында алгы сафта булучы кеше. Авылларда профилактика чаралары катгый үтәлә, табиблар киңәшләре буенча ул коронавирус инфекциясе йоктырган биш пациентны дәвалады. Бүгенге көндә 41 кеше вакциналаштырылган. Өч авылга йөреп, заказ буенча барысын да дарулар белән тәэмин итә. Шулай ук Җәлилә Михад кызы авыл җирлегенең иҗтимагый тормышында актив катнаша, чаралар уздыруда, халык санын алуда булыша, 18 ел Дубровное участок сайлау комиссиясе әгъзасы булып тора.

Озак еллар намуслы хезмәте, дәвалау-профилактика ярдәмен күрсәтүдә югары профессионаьлеге һәм осталыгы өчен Җәлилә Садыйкова бик күп Рәхмәт хатлары, өлкә сәламәтлек саклау департаментының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Тынгысыз хезмәт еллары эчендә ул бик күп рәхмәт сүзләре ишетте.

Халыкка хезмәт итү – һәр медицина хезмәткәренең төп бурычы ул. Җәлилә Садыйковага язмыш нәкъ менә шундый юл әзерләгән булган. Һәм ул яшьлегендә сайлаган һөнәренә гомер буе тугры калды.

Фатыйма ВАБИЕВА. Вагай авылы.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836