#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Дусларны, туганнарны очраштырган Сабантуй

последние и лучшие новости искусства в мире

26-3Узган елгы тәнәфестән соң быелгы Сабантуйны якташларыбыз сагынып көтеп алдылар. Бәйрәмне оештыручылар – шәһәр мәдәният һәм туризм комитеты, шәһәр себер-татар мәдәният үзәге Сабантуй тамашасын өч мәйданда үткәрделәр.

Шәһәрнең аскы өлешендәге яшел аланлыкта шәһәрдән һәм Тубыл, Вагай районнарыннан килгән ат чабышында катнашучылар ике төркемгә бүленеп узыштылар.

Җайдаклар, ат хуҗалары, халкыбызның яраткан ярышларында актив булдылар. Катнашучы кызлар төркемендәге Валерия Бурдюк (Боржом), Олеся Маркштедер (Фанагория), Кристина Томилова (Зорька), Дарина Әхмәтҗанова (Оникс); егетләр: Владимир Сухинин (Варнак), Эльдар Нагипов (Кокетка), Алмаз Ниязов (Красотка), Эльмар Рузеев (Орлик) ат яратуларын, ат чабышына һәм милли бәйрәмебезгә тирән хөрмәтләрен күрсәттеләр. Элек-электән Сабан туен көтеп алганнар, ат чабышында катнашыр өчен ел дәвамында әзерләнгәннәр. 1 урынга чыккан Эльмар Рузеев (Орлик) махсус бүләккә лаек булды. Оештыручылар һәр катнашучыга сертификатлар тапшырдылар. Тубылда Сабантуй бәйрәмендә ат чабышы 6 ел үткәрелмәгән иде. Шуңа күрәдер, ат чабышы ярышы тамашачыларның кәефләрен күтәрде.

Балалар өчен уеннар мәйданчыгы шәһәрнең “Себер энҗесе” сәүдә һәм күңел ачу үзәге каршында оештырылды. Монда балалар рәхәтләнеп, шатланып уйнадылар, бүләкләр алдылар, милли бәйрәмнәребезне, гореф-гадәтләребезне белүләрен күрсәттеләр.

26-1Матур бәйрәм күренеше белән Сабантуй концерты “Синтез” мәдәният һәм сәнгать үзәгендә ачылды. Аны оста итеп Лилия һәм Радик Фәизовлар алып бардылар. Тамашачыларны сәхнәдән Фәннур хәзрәт Казыймов бәйрәм белән котлады, Коръән аятьләрен укып, изге догаларын юллады. Шәһәр башлыгының беренче урынбасары Яна Зубова, шәһәр Думасы рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” партиясе депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Михаил Никитин, Тубыл шәһәре иҗтимагый палатасының милләтара һәм диниара мөнәсәсбәтләрне ныгыту буенча комиссия җитәкчесе Альберт Апсатаров тамашачыларны бәйрәм белән котлап, киләчәктә Сабантуй оештыру, ат чабышын үткәрү өчен уңайлы, матур урын бирелүен әйтеп, шәһәр башлыгы Максим Афанасьевка рәхмәтләрен белдерде. Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгыннан килгән вәкил Руслан Хәсәнов Президент Рөстәм Миңнехановның Котлау хатын укыды. Матур тавышлы, Татар моңы конкурсы, Болгар премиясе лауреаты, танылган яшь җырчы җырга-моңга осталыгын күрсәтте, Тубыл тамашачыларының мәхәббәтен яулады. Сабан туе концертына ямь өстәгән җырчының һәр чыгышын алкышлар белән каршыладылар. Бәйрәм концертын яраткан үзешчән артистларыбызның, шәһәрнең танылган җырчыларының, гармунчыларының оста чыгышлары, җырлы–биюле уеннары бизәде. Бәйрәм сәхнәсеннән ат чабышында катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Халкыбызның милли ризыклары күргәзмәсе, декоратив-гамәли сәнгать осталарының кул эшләре, танылган оста итекче Шәйдулла Хәмидуллинның милли читекләре, Тубылның танылган кул остасы, ветеран укытучы Гөлфәния Карымованың, Төмән кунагы Данияр Әхмәтовның күргәзмәсен караучылар хатын–кызларның борынгы беләзек, алкаларын һәм төрле матур бизәнү әйберләре белән кызыксындылар. ”Себер бавырсагы” конкурсында Розалия Рябиковага - 1 урын, Фәүсия Мәмәтовага - 2 урын, Сәхия Ишбулаевага 3 урын бирелде. Конкурсларда һәр катнашучы Сабантуй бүләкләренә лаек булды. Бәйрәм сәхнәсеннән шәһәр Думасының Рәхмәт хатын Михаил Никитин Илтус Уразмәмәтов һәм Лариса Чәмиловага тапшырды.

26-4Себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева: “Гасырлардан–гасырларга сакланып килгән, буыннардан-буынга күчеп, үзенең асылын югалтмаган, мәгънәле милли бәйрәмебез быел башка еллардан аермалырак үтте. Тормышыбызга коронавирус пандемиясе үзгәрешләр алып килсә дә, Сабан туе программасы кыскартылса да, халкыбыз матур ял итте, дуслары, туганнары белән күреште. Милләттәшләребез күңел ачып, канәгать булып таралдылар. Сабантуй бәйрәмен оештыруда ярдәм итүчеләрнең һәммәсенә рәхмәтләремне юллыйм. Аеруча, шәһәрнең татар яшьләре берлегенә, матди ярдәм күрсәткән Илдар Алтыев, Марат Сафаров, Рушан Гыйззәтуллинга, “Юл-эксплуатация предприятиесе ”Муниципаль унитар оешмасы” җитәкчесе Олег Федоровскийга эшләрендә уңышлар телим. Быелгы Сабантуй күңелләребезгә илһам, дәрт бирсен, матур хатирәләр калдырсын, коронавирус пандемиясеннән котылып, изге гамәлләр эшләп яшәргә язсын”,-дип теләкләрен юллады.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836