#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюменской области Роспотребнадзор одобрил восемь зон отдыха с купанием. Санитар кагыйдәләргә һәм нормаларга туры килү-килмәү турында санитар-эпидемиологик йомгак “Себер” тернәкләнү үзәге, “Кулига парк”, “Витязь” санаторие, Ишим елгасында торак-коммуналь хуҗалык белән идарә итүчеләр, “Верхний бор” ял базасы, “Аквайспорт-Төмән” салкын суда йөзү һәм чыныгу үзәге, “Ребячья республика” лагере һәм “Серебряный бор” санаторие алды.

* * *

Упоровский район вышел в лидеры по заготовке сена. Печән әзерләү өлкәнең алты районында башланды инде. Киләсе кыш өчен 123 мең тоннага якын печән әзерләргә кирәк булачак. Күпчелек районнарда сенаж хәстәрләү башланды – аны 14 районда 28 хуҗалык үткәрә. Әлегә 30 мең тоннадан аз гына артык әзерләнгән. Югары продуктлы хайваннарны ашатуны тәэмин итү өчен 665 мең тоннадан артык кыйммәтле азык әзерләргә кирәк. Шулай ук 300 мең тоннага якын силос хәстәрләнгән.

* * *

Тюмень посетят торгпреды России в Германии, Бельгии, Узбекистане, Казахстане. Сәүдә вәкилләре 1 июльдә Төмән экспортерлары белән очрашачаклар. Төмән эшмәкәрләре үз продукцияләрен чит ил базарларына чыгару белән кызыксынган үз предприятиеләре һәм җитештерелә торган продукция турында сөйләргә, шулай ук теге яки бу илгә экспортның конкрет мәсьәләләре хакында фикер алыша алачаклар. Төмән продукциясе йөздән артык илгә экспортлана. Регионда экспортка ярдәм итү үзәге актив эшли. Ул эшкуарларга “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында бушлай хезмәт күрсәтә.

* * *

Более 23% жителей Тюменской области привились от коронавируса. “Бу 267 меңгә якын кеше, шул исәптән 194 меңнән артык кеше вакцинацияләүнең тулы курсын узды. Әмма өлкән яшьтәге халыкның 60%тан да ким булмаган санда өлкәдә яшәүче 500 меңгә якын кешегә прививка ясатырга кирәк. Бүгенге көндә коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының артуына халыкның түбән популяцион иммунитеты сәбәп булып тора”, - дип сөйләде Роспотребнадзорның региональ идарәсе җитәкчесе Галина Шарухо.

* * *

В Аптекарском саду Тобольска воссоздадут пруд, засыпанный во время строительства больницы. Аның тирәсендә ял итү зонасы булдырылачак. Шифаханә бакчасын төзекләндерү проекты дәүләт экспертизасын узган. “Уралинвест” оешмасы белгечләре проект документациясен эшләгәннәр. Бакчада территорияне чүп үләннәреннән һәм авыру агачлардан арындырырга планлаштыралар. Биредә балалар мәйданчыклары төзиячәкләр, спорт тренажерлары урнаштырып, этләрне урамда йөртү өчен зона корачаклар.

* * *

Более 300 военных инженеров сойдутся на всероссийском этапе “АрМИ-2021” под Тюменью. Дүрт хәрби округтан Индрәй күле янында ТВВИКУның полигонында ярышларда җиде җыелма команда катнашачак. “Инженерлар формуласы” һәм “Куркынычсыз маршрут” финаллары 26-27 июнь көннәрендә тамашачылардан башка ябык режимда узачак.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836