Июль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Венера Биктимирова 1931 елның январенда Тубылда укытучылар Сәиткуловлар гаиләсендә туган. Әтисе – Әдият Геният улы Нариманов исемендәге (хәзер 15 нче мәктәп) татар мәктәбендә директор була, әнисе – Бибинур Нури кызы балаларны укыта. Тормышлары авыр елларга туры килүенә карамастан, Венера Әдият кызының ата-анасы кызларында (өч кызлары да укытучылар) үз-үзенә, башкаларга да җаваплы булу, хезмәт ярату, ә иң мөһиме – укытучы-тәрбияче һөнәренә мәхәббәт тойгыларын тәрбияли алганнар.

1947-1951 елларда Венера Әдият кызы Тубыл педагогия училищесында укый. Тынгысыз җаны җәмгыять эшләренә омтыла: комсомол бюросы әгъзасы була.
1951-1955 елларда Тубыл педагогия институтының математика факультетында белем ала.
1956-1959 елларда «Победа» кинотеатрында администратор вазифасын үти. Шушы чорда гаилә кора, тормыш иптәше инженер-төзүче, Төмәндә эшли.
1960 елда Төмән районы халык мәгариф бүлеге юлламасы буенча, Венера Әдият кызы Ямбай авылына килеп, «Тополек» исемле балалар бакчасын ача. Ул Төмән районында беренче балалар бакчасы була. Махсус бина булмаганга, ул яраклаштырылган биналарга урнаша. Квалификацияле тәрбиячеләр булмаганга, Венера апа бер үк вакытта мөдир, тәрбияче дә, музыкаль хезмәткәр вазифаларын да үти. Акрынлап тәрбиячеләр килә, коллектив оеша. Балалар бакчасы еллар дәвамында сигез төркемгәчә җитә, 200дән артык сабыйны үз эченә ала. Ямбай, Турай, Яр авыллары балалары тәрбияләнә. Тәүлек буена эшләүче төркем барлыкка килә.
Венера апа энергияле, кайгыртучан җитәкче була. Еш кына ата-аналар конференцияләре, җәмәгатьчелекне чакырып, балаларның, ата-аналарның, тәрбиячеләрнең кул эшләреннән торган зур күргәзмәләр авылның мәдәният йортында үткәрелә. Сабыйлар кызыклы чыгышлар ясыйлар. Ямбай балалар бакчасы өлкәдә иң яхшылардан исәпләнә.
1986-1989 елларда лаеклы ялга чыкканнан соң, Венера Әдият кызы район Пионерлар йортында бәйләү түгәрәге җитәкчесе, методист, директор булып эшли.
1990-1993 елларда Ямбай урта мәктәбендә хезмәт дәресләрен алып бара. Өч ел дәвамында мәктәптә пионер лагере начальнигы була. Өч ел буена лагерь өлкә, район күләмендә беренче урын ала, грамоталар белән бүләкләнә.
Венера апа мәктәптә укытучылар коллективының сәнгать эшчәнлегендә катнаша, үзешчән артистларга костюмнар әзерли.
1990 нчы елларда Сөләйман Биктимиров белән милли хәрәкәттә актив катнаша. «Сыбыр» ассоциациясе советы әгъзасы була.
1993 елда тормыш иптәше вафат булганнан соң, Төмән районы татар ассоциациясе рәисе йөкләмәсен башкара. Ассоциация «Район татар мәдәният үзәге»н, район татар мәдәнияте музеен булдыруга, районда татар клублары эшен яхшыртуга, аннары костюмнар белән тәэмин итүгә ирешә һәм башкасы.
1995 елда Венера Әдият кызы Мәскәүдә Россия мөселманнар союзының 1 нче съезды делегаты була. Милли хәрәкәтнең барлык чараларында катнаша.
1994 елдан Ямбайда район татар мәдәнияте һәм тарихы музее директоры хезмәтен үти башлый. Музей өчен материал, әйберләр җыя.
Ямбай һәм Турай халкы зур теләк белән элекке экспонатларны җыюда булышалар.
1996 елның маеннан музейга кунаклар: Ямбай мәктәбе укучылары, татар авылларыннан, уку йортлары студентлары, Төмән мәктәпләреннән укучылар себер татарларының тормышы белән якыннан танышу өчен киләләр. Тубыл, Казан, Мәскәү, чит илләр кешеләре дә музейда була. Ике ел эчендә 330 экспонат җыела, 182 экскурсия үткәрелә, 1210 кеше килә. 1996 елны музей беренче өлкә ярминкәсендә катнаша. Ул анда музей экспонатлары күргәзмәсен оештыра.
1996 елның январенда музей каршында әүвәлге борынгы халык җырларын җыючы фольклор-эзләүче дружина оеша, кунаклар, авыл халкы алдында чыгышлар ясый. 1997 елда музейның фольклор төркеме Төмәндә узган беренче халыкара фольклор фестивалендә катнаша. «Милли-мәдәни традицияләрне саклауда игелекле максатларны үткән өчен» дипломы белән бүләкләнәләр. 1998 елда район смотрында лауреат булалар.
Венера Әдият кызы озак еллар райком Президиумы әгъзасы, өлкә профсоюз агарту, Төмән районы мәгарифе бүлеге советы әгъзасы, Төмән районының бакчалары мөдирләренең методик берләшмәләре җитәкчесе булып санала.
1994 елдан бирле Ямбай ветераннар советы рәисе. Намуслы хезмәте һәм иҗтимагый эше өчен «Мактаулы хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, «РСФСРның мәгариф отличнигы» билгесе, күптөрле Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Мәгариф хезмәткәрләренең Мактау китабына кертелгән.
Хәнисә АЛИШИНА,
филология фәннәре докторы.
(Диләфрүз Фәхретдинова тәрҗемәсе).