Июнь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Менә шундый исем белән Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә өлкәбезгә үзен күпкырлы талант иясе буларак танытып өлгергән 17 яшьлек Аделина Ибәтуллина сольный концертын тәкъдим итте.
Бу концерт кичәсе гади җыр программасы түгел, ә тамашачыга җырчының эчке дөньясын, кешелек сыйфатларын һәм иҗат юлын ачуга юнәлдерелгән киң эчтәлекле музыкаль проект иде. Аны өч сүз белән тасвирласак – яшьлек, талант, хисләр, дип әйтергә була. Аделина сәхнәгә чыккач, нәкъ менә шундый уйлар күңелгә килде.

Татар мәдәният үзәгенә килүчеләрне гармунчы егетләр каршы алды, һәркемне түгәрәккә төшереп, биетеп тордылар. Милли киемдәге кызлар татар халык тәм-томнары белән сыйладылар. Аделинаның төрле бәйге-фестивальләрдә яулаган югары дәрәҗәле дипломнары, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләре белән дә таныштырдылар.
Аделина тамашачыларны җылы сәламләгәннән соң, үзенең сәләте, иҗат юлы белән таныштырды, сәхнәдән татар һәм рус халык, заманча эстрада җырларын башкарды. Төрле уен коралларында – синтезатор, курай, гитара һәм думбрада оста сыздырган моңлы көйләре җанлы күптавышлылык тудырды. Концерт барышында ямь өстенә ямь иңдереп, яшь гармунчылар Салават Сәитов, Йосыф Зөлхәрнәев, Әмин Бабшанов һәм «Әмәл» (җитәкчесе Әбүзәр Миңнебаев) этно-фольклор ансамбле дәртле, моңлы татар көйләрен уйнадылар. Дарина Абдулина төрле халык биюләрен биеде. Аделия Әбдрәшитова, Азалия Хәмидуллина, Алинә Зөлбухарованың чыгышлары да тамашачылар күңеленә хуш килде. Концерт программасы Россия халыкларының бердәмлеге елы кысаларында узганга, һәр чыгыш кичәгә үзенчәлекле төсмер бирде.
Бүгенге көндә Аделина Ибәтуллина Төмән ясалма интеллект, креатив фикерләү һәм осталык көллиятенең мәгълүмати куркынычсызлык белгечлеге буенча 1 нче курсында укый. Музыка белән ул кечкенәдән шөгыльләнә. Табигый матур, моңлы тавыш Аделинага әбисе – 35 елдан артык легендар «Дуслык» (җитәкчесе Хәким Мирхәйдәров) җыр ансамблендә җырлаучы Мансура апа Ибәтуллинадан күчкән, дип әйтергә мөмкин. Шуңа күрә әти-әнисе аны бик иртә җыр түгәрәгенә, аннары музыка мәктәбенә укырга биргәннәр. Биредә ул фортепианода уйнарга, ә җырларга Владилена Разгон өйрәткән. Уку йортын яхшы билгеләргә тәмамлагач, татар мәдәниятенә гашыйк кыз шәһәр татар мәдәният үзәгенә килгән. Татар җырларын матур итеп җырларга Кристина Тонко, ә курайда, думбрада уйнарга Әбүзәр Миңнебаев өйрәтә. Шулай ук ул татар мәдәният үзәгендә Рафаэль Гадеев алып барган татар телен өйрәнү түгәрәгенә бик теләп йөри. «Яшь буын» татар яшьләре оешмасында да актив катнаша. Аделина вокал белән шөгыльләнүен дәвам итә, татар, рус һәм чит ил җырларын башкарып, өлкә, региональ, Бөтенроссия конкурсларында призлы урыннар яулый.
Аделинага сольный концерт уздырырга остазы Владилена Владимировна тәкъдим иткән һәм аны бу эшне башкарырга рухландырган, ярдәм иткән.
– Укытучымның миңа карата булган ышанычына башта бик гаҗәпләндем, ләкин шундук диярлек ризалаштым да. Концертның детальләрен уйлап, әзерлек эшләренең барлык нечкәлекләренә төшендем. Бу эштә миңа гаиләм, дусларым, туганнарым булыштылар һәм нәтиҗәдә барысы да нәкъ уйланылганча килеп чыкты. Сәхнәгә чыгып баскач, тамашачы белән тулы залны күреп, дулкынлану, борчылуларым юкка чыкты. Әйтерсең, концерт бер сулышта үтте дә китте. Тамашачыларның көчле алкышлары, кочакка сыймаган чәчәк бәйләмнәре, җылы сүзләре, изге теләкләре – бу мизгел мәңгегә исемдә калыр, дип уйлыйм. Форсаттан файдаланып, кичәдә минем белән шатлыгымны уртаклашкан кешеләргә, концертта катнашкан иҗатташ дусларыма, оештыруда ярдәм иткән Дания Сәйдимова, Руслан Галәмов һәм Таймас Абдразаковка рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук аерым рәхмәт сүзләремне татар мәдәният үзәге җитәкчесе Мансур Кәбировка, хезмәткәрләренә, остазларыма – Владилена Разгонга, Әбүзәр абый Миңнебаевка, гитарада уйнарга өйрәткән Екатерина Володинага җиткерәсем килә. Шуны да әйтеп китим – бүгенге концерт миңа үземнең көчемә, сәләтемә, иҗатым белән кызыксынучылар, чын дусларым булуына ышандырды. Шуңа алга таба да җырларга, җырым белән кешеләрне сөендерергә һәм татар мәдәниятен үстерүгә үземнең өлешемне кертергә телим, – дип сөйләде яшь җырчы.
Аделинага ирешелгән уңышлары белән ризалашып, тукталып калмаска, алга барырга, яңа үрләр яуларга киңәш итәсе генә кала.
Рәүфә КАНГАЗИНА.