Ноябрь 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 1 |
| 2 | 3 | 4 | 5 | 6
|
7 | 8 |
| 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 |
| 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 |
| 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 |
| 30 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Вагай округы татар яшьләре бердәмлегенә 1 ел булган. Бу турыда интернет битләрендә укып, төбәкнең «Уңган татар хатын-кызлары» клубы җитәкчесе Зөлхәйдә Сәйдуллинадан эшләре турында сораштык:
- Үткән елның 2 ноябрендә Вагай округы яшьләре Төмәндә узган татар яшьләре клублары өчен беренче өлкә семинарына бардылар. Безнең яшьләр һәрвакыт актив булдылар: алар маскировка челтәрләрен үрүдә катнашалар, өлкәннәргә һәм ялгыз кешеләргә ярдәм итәләр, Җиңү паркының төзеклеген саклыйлар. Кыш көне алар мемориалларга (бездә алар инде өчәү һәм барысы да Җиңү паркында) барган юлларны кардан чистарталар.
Җәйге каникуллар вакытында Нәгыймә Сөләйманова гипстан фигура ясау буенча берничә мастер-класс үткәрде. Ул шулай ук бик матур рәсем ясый, Тубыл күппрофильле техникумы студенты. Нәгыймә авыл балалары өчен графика һәм рәсем ясау буенча мастер-классларны еш кына үткәреп тора.

4 ноябрь көнне яшьләр клубы активистлары Вагай авылында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган зур чарада катнаштылар. Безнең команда башкорт милли мәдәниятен тәкъдим итте. Алар «Башкорт тирмәсе» ишегалдында Олы Карагай авылыннан баянчы Хисаметдин Ильчибакиев аккомпанементы астында башкорт телендә «Косилка-молотилка» җырын башкардылар.
Безнең алда әле күп кенә яңа идеяләр бар. Без зур тәэсирләр белән кайттык, күп нәрсәне үзебезнең планга кертергә уйлап куйдык. Үз исемемнән әйтәм: яшьләребез искиткеч, бик шәп! Алар креатив, актив һәм позитив. Алар һәрвакыт теләсә нинди эшкә өлгереп торалар. Мин аларга сокланам, уңышлар һәм алга баруларын телим, - дип позитив рухта әңгәмәне тәмамлады Зөлхәйдә ханым.
Вагай яшьләре тырыш, белемле, уңышлы булулары белән гел куандырып, күпләрне көнләштереп киләләр. Алга таба да сынатмаслар. Кичәге хәбәрләр генә түгел, бүгенге эшләрегез дә безне горурландыра. Алда сезне тагын да зуррак проектлар, яңа очрашулар һәм мәдәни бәйрәмнәр көтә!
Гөлнур ВӘЛИЕВА.