#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Милләтебез өчен янып-көюче дусларыбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

27-11Ана теле безгә Раббыбыз - Аллаһы Тәгалә тарафыннан амәнәт итеп бирелгән, шулай булгач, безнең изге бурычыбыз - аны саклап, буыннан-буынга, балаларыбызга, оныкларыбызга тапшыру дип әйтер идем. Коръән китабында әйтелә: “Әй, адәм балалары! Хактыр ки, Без сезне бер ир, бер хатын итеп яралттык. Бер-берегез белән аралашыгыз дип, сезне кавемнәр вә кабиләләргә аердык. Хактыр ки, гөнаһ кылудан курыккан кеше Аллаһ каршысында иң олы абруй казаныр”. (49:13.)

Ошбу аятькә таянып, безләргә  үзебезнең саф татар телебезнең язмышы - киләчәге турында кайгыртырга кирәк. Бүгенге көндә, беркемгә дә сер булмас, шәһәрләрдә генә түгел, хәтта ерак татар авылларында балалар туган телләрендә сөйләшми. Алда безне нәрсә көтә? Үз телебездән мәхрүм калуыбыз ихтимал. Аллаһы сакласын!

Ошбу бик катлаулы һәм бик мөһим булган эшне алып баруда өлкәбездә бердәнбер татар газетасы «Яңарыш» маяк булып тора. 2-3 ай дәвамында карантин булу сәбәпле, аның икенче яртыеллыкка тиражы шактый кимегән. Чөнки почталар эшләмәде, халык өйдә утырып язылмый калды.

Газета бүгенге көндә милләтебез өчен бик актуаль һәм мөһим. Аның битләрендә бөтен өлкә татарларының тормышы күрсәтелә. Монда халкыбызның уңышлы уллары, кызлары, аларның фән, хезмәт ягыннан югары дәрәҗәләргә ирешүе ачыкланып бара. Кызганычка, арабызда күпләр газета укымый да калалар.

Шуңа карамастан, чын рәвештә халкыбызның якты киләчәгенә ышанып, аның сокланырлык уңышларын күреп, горурланып яшәүче якташларыбыз да юк түгел.

Төмән районы, Боровский поселогында яшәүче Миннебаевлар гаиләсе - Мирхәт белән Зәлилә ханым турында берничә сүз әйтеп китәр идем. Алар икесе, моннан ике ел элек, үзләренең изге бурычларын - Хаҗ гамәлләрен үтәп кайттылар. Кызлары, кияүләре һәм оныклары белән «Яңарыш» газетасын яратып укыйлар, өйләрендә шатырдатып татарча сөйләшәләр. Хәтта аларның ярдәме белән унлаган якташыбыз газетага язылып өлгергән. Шундый тырыш, халкыбыз-милләтебез өчен көеп-янып йөрүче дусларыбыз артып, күбәеп торса, ышанычлы киләчәккә өмет бар дип әйтәсе килә.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

РS. Ковидны гына гаеплисе җиңел булыр иде дә. Тик язылу нәтиҗәләре күрсәткәнчә, кайбер районнарда язылучыларның саны артуы да күзәтелә. Мәсәлән, Төмән районында үткән елның икенче яртыеллыгының июль аенда 447 кеше “Яңарыш” укыган, ә быел бу сан – 465. Туртас, Уватта үткән ел 9 кеше татар газетасын укыса, быел – 20. Исәт районында газетабыз - 5, Төмән шәһәрендә 2 өйгә артыграк киләчәк.

Ә менә яркәүлеләр - 43, ялуторлылар - 47, тубыллылар – 102, түбән тәүделеләр - 6, вагайлылар - 29, аромашлылар - 5, Заводоуковск районында 4 “Яңарыш”ка кимрәк алачаклар.

Барлык безнең белән калган һәм яңа кушылган газета укучыларыбызны икенче яртыеллыкның беренче саны белән чын күңелдән тәбриклибез. Чөнки бу ярты елда без 30 еллык юбилеебызны бергәләшеп каршы алачакбыз. Әлеге тиражга өлкә күләмендә 30 ел буе даими чыгып килгән “Яңарыш”ны яздыруда, татар телебездә укучылар санын арттырып, туган телебезне саклап калуда зур өлеш кертүчеләрсез ирешеп булмас иде. Март аенда ук өлкә татар милли-мәдәни автономиясе 33 кешене газетабызга яздырды. Тагын да бу максатта актив эш алып баручы дин эшләре ветераны Фатыйх Гарифуллин, Уват районының Өге хакимияте җитәкчесе Нурулла Бахметов, Төмән районының Боровский поселогында яшәүче Мирхәт Миннебаев, Олы Акъяр почта бүлеге хезмәткәре Роза Казакеева, Талмы авылыннан Сәлим Аитов һәм башка безгә исемнәре билгеле булмаган дусларыбыз, ярдәмчеләребезгә олы рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Киләчәктә дә бергә булыйк, бердәм булыйк, дуслар!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836