#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бердәм һәм бергә булган укучыларыбызга теләкләребез

последние и лучшие новости искусства в мире

27-52021 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу тәмамланды. Пандемия сәбәпле, ул авыр узды, шуңа карамастан, бүгенге көндә тиражыбыз 2317 данәгә җитте, 2020 нче елның икенче яртыеллыгы белән чагыштырганда 31 данәгә азрак. Әмма август аеннан тиражыбыз артыр дип ышанабыз. Шуны да әйтергә кирәк, безнең мөрәҗәгать хатларыбызны игътибарсыз калдырмый, газетага яздыруда матди ярдәм күрсәтүчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә бергә эшләячәгебезгә шигебез юк.

Икенче яртыеллыкта өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина һәм Уват районы, Өге авыл хакимият башлыгы Нурулла Бахметов безгә ярдәм кулын суздылар. Тубыл шәһәре һәм районнарыбызда да яшәүче милләттәшләребез арасында милләт җанлы, татар телен белгән, 30 ел укучылары белән бергә булган “Яңарыш”ны яздыручыларның саны кимемәгәнен белеп сөендек. Зур булмаган уңышларыбызның сере - быел укучыларыбыз белән ешрак очраштык, күрше татар авылларда булдык. Татар халкына хас булган кунакчыллык, килгән кешене җылы сүз, якты йөз белән каршы алулары, газетага теләкләре, тәкъдимнәре безне шатландырды.

Сатылган авылында милләт җанлы якташларыбыз яши. Фәүзия апа Кутумова: “Яңарыш”та мөһим, кызыклы язмалар укыйбыз. Өйгә килгән газета–журналларны без, өлкәннәр, көтеп алабыз, яшьләр дә, балалар да кызыксыналар. Татар теле белән кызыксыну шул татар газеталарыбыздан башлана да”, - ди. Мондый мәгънәле, акыллы фикерләр әйтүчеләрнең теләкләре дә уртак булды. “Газетага язылу бәяләре артса да, “Яңарыш”сыз калмабыз. Татар газеталар - рухи азыгыбыз. Күбрәк талантлы, өметле яшьләребез турында языгыз. Мәдәни, дини темаларга язылган хәбәрләрне кызыксынып укыйбыз. 27-4Авылларда яшәүче милләттәшләребез турында язмаларыгыз өчен рәхмәт. Кызганычка, газета-журналларны почта ташучылар вакытында китермиләр. Бу проблеманы чишәргә кирәк”, - дип зарланучылар да аз түгел.

Сатылганда бүгенгә почта ташучы юк икән. Атнасына бер мәртәбә газета–журналларны яздыручылар үзләре почта бүлегенә барып алырга тиешләр.

Шәһәрдә күпчелек яшьләр яңалыкларны интернеттан укысалар да, игьтибарга лаеклы мәдәни, дини, мәгариф өлкәсеннән яңалыкларны, тормыш вакыйгалары турында язмаларны, аларның нәтиҗәләрен газетадан укып беләләр. Тубылда “Яңарыш”ны яздыручылар, газетага яздыруда ярдәм итүчеләр арасында яшьләр дә шактый. Милләт җанлы якташларыбыз, коллективлары белән “Яңарыш”ка яздыручылар: шәһәрнең 15 нче этномәдәни компонентлы мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин һәм укытучылар коллективына, шәһәр себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева һәм коллективына, “Лифтремонт” оешмасы җитәкчесе Айсатулла Сәйфуллинга, Эдуард-Ришат хәзрәт Юнусовка, Октябрист хәзрәт Мәҗитовка, Ачар Чембаевага, хезмәттәшләрен яздыруда ярдәм иткән Гөлназ Авазбакиевага, Фәридә Нәчметдиновага, мәчетләрдә газетага яздыруны оештырган “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айсылу Юнусовага, шәхси эшмәкәр Рәсимә Абдерахмановага, саз арты авылларындагы мәчетләргә газета бүләк иткән район Думасы депутаты Ринат Урамаевка, Тубыл мәчетләренә яздырган Гөлшат Речаповага, Равилә Айбатовага рәхмәтләребезне юллыйбыз. Социаль челтәрләр аркылы газетага язылган укучыларыбыз бергә һәм бердәм булганнарын дәлилләделәр. 27-3Газетабызның тиражын бер генә данәгә дә киметмәскә тырышып эшләүче үзәк почтаның коммерция бүлеге белгече Нурия Вафеевага, 9 нчы микрорайон почта бүлеге башлыгы Евгения Әбсәләмовага, шәһәрнең аскы өлешендә урнашкан почтаның хат ташучысы Зифа Биктимировага да эшләрендә уңышлар телибез. Ә инде безгә тугры булган, почта бүлекләренә үзләре барып “Яңарыш”ны яздырган укучыларыбызга киләчәктә дә бергә булырга язсын дигән теләкләребезне юллыйбыз. Безнең өчен һәркемнең фикере, теләкләре, тәкъдимнәре мөһим!

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836