#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Район үсешендә фермерлар ярдәме

последние и лучшие новости искусства в мире

27-2Вагай районында фермерлыкны үстерүгә зур игътибар бирелә. Өлкә хөкүмәте хуҗалык башлыкларына «Агростартап» дәүләт программасы буенча финанс ярдәме күрсәтә.

Коллар авылыннан Шакир Ниязов 2019 елда крестьян-фермер хуҗалыгын (КФХ) терки. Бизнеста төп юнәлеш итеп ул шактый перспективалы терлекчелекне сайлый. Бүген 25 башка кадәр мөгезле эре терлек фермалары оештыру отышлы.

КФХын ачу өчен Шакир Бикбулат улы база әзерли: миниферма, мал-туар асрау өчен бина төзи, электр уты кертә, су җитәрлек булсын өчен скважина бораулый. Аның үз техникасы бар – Беларусь МТЗ–82, Газель автомобиле. Азык әзерләү өчен ротор чапкыч һәм тырма, саву аппараты сатып ала. Шәхси ярдәмче хуҗалыкның берничә сыеры була, аларга таналар өстәлә, шулай эш башланып китә.

Ярдәмчеләре булмый, беренче вакытта акча белән кыенлыклар туа. Фермерларга дәүләт ярдәме алырга мөмкин булуын белеп алалар. Белгечләр кирәкле документларны әзерләргә булышалар. 3 миллион сум күләмендә грант бирелә. Шакир Ниязов шушы акчага 15 баш тана, МТЗ–82 тракторы, азык әзерләү комплексы сатып ала.

Бүген фермер хуҗалыгында 23 баш сөт сыеры, 15 бер елга кадәрге яшь бозау, 10 быелгы бозау, 4 ат бар. Терлек азыгын туганнары белән әзерлиләр, катнаш азыкны «Транссервисмолоко» хуҗалыгыннан сатып алалар. Фермадан үз продукциясен, сөтен кабул итү пунктына тапшыра.

“Эшкә гаиләнең барлык әгъзалары да җәлеп ителә, - дип сөйли фермер үзе. - Минемчә – бу гаилә подряды. Өч ялланган хезмәткәр - туганнары. Мондый терлекләр белән идарә итү зур хезмәт таләп итә. Ялсыз да эшләргә туры килә. Аның каравы, бу перспективалы, табышлы эш. Үз-үзебезгә, гаилә хакына эшлибез».

Шакир Бикбулат улы үз эшен оста башкара. Ул техниканы, авыл тормышын ярата. Әтисе «Звезда» совхозында зоотехник, ә әнисе бозау караучы булып эшләгән. Өч ул һәм кызларын да хезмәткә өйрәтеп үстерәләр, җиргә һәм кече Ватанга мәхәббәт тәрбиялиләр.

Шакир Ниязов мәктәпне тәмамлаганнан соң, Тубылда эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Мәктәптә - тракторчы, Тубыл күппрофильле техникумының Вагай филиалында машина йөртүче таныклыгын ала. Хатыны Инзилә белән инде 20 ел бергә гомер итәләр. Ул иренә ярдәм итеп тора, оста хуҗабикә. Ниязовлар өч бала тәрбиялиләр. Уллары Рефат армиядә хезмәт итә, Элиза – Тубыл педагия көллиятенең икенче курс студенты, ә кечеләре Сасина беренче сыйныфта укый. Хуҗа барлык уңайлыклары булган әйбәт йорт төзи. Гаилә мул яши, яшелчә, бәрәңге утырталар.

Ниязовлар үз авылларында хезмәт сөючәнлекләре, игелекле, ярдәмчел булулары белән ихтирамга лаеклар. Районда мондый фермерлар күбрәк булырга тиеш, чөнки крестьян-фермер хуҗалыклары район экономикасының зур көче.

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836