#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Сәләт” премиясенә ия булды

последние и лучшие новости искусства в мире

27-1Бу көннәрдә Мәскәүдә Россиянең иң яхшы табибларын бүләкләделәр. Аларга медицина үсешенә керткән өлешләре һәм казанышлары өчен «Сәләт» премиясе тапшырылды. Шунысы сөенечле - жюри Төмән нейрохирургия үзәге башлыгы, нейрохирург Альберт Суфиановны билгеләде. Ул 2018 елда Екатеринбургтагы коллегалары белән бергә әнисенең көмәнендә булган баланың баш миендә уникаль операция үткәреп, гидроцефалияне дәваладылар. Пациент Ярослав була, хәзер аңа инде өч яшь.

Телетапшырулар алып баручы Елена Малышева билгеләп үткәнчә, бу - дөньяда беренче уңышлы тәмамланган операция. Ә хәзерге көндә ата-анасын шатландырып Ямал-Ненец автономиясендә яшәүче сабый – вакытын тутырып, сау-сәламәт туган дөньядагы беренче нарасый ул. Без кечкенә Ярослав тормышы өчен туганчыга хәтле көрәшеп башладык. Элек бу хәлне чынга ашмаслык, фантастика дип кабул итеп булыр иде. Һәм менә өч елдан соң кечкенә Ярослав әти-әнисе өчен бер зур бәхет. Бу - безнең коллективның һәм федераль үзәкнең иң яхшы бүләге һәм иң яхшы бәясе, күрсәткече. Әлеге бүләкләү тантанасына Ярослав үзе дә, әти-әнисе дә килә алмадылар, әмма алар видеоэлемтә буенча катнаштылар. Малайның әнисе Ярославның яхшы үсеш алуы, үзен гадәти бала буларак тотуын, бигрәк тә комлыкта уйнарга яратуы турында сөйләде.

Альберт Суфианов 2018 елда РФнең Атказанган табибы исеменә лаек булды. Аңа бүләкне Президент Владимир Путин шәхсән үзе тапшырды. Ул көн саен диярлек уникаль операцияләр үткәрә. Мәсәлән, моннан бер ел элек Альберт Әкрам улы командасы белән 17 яшьлек студентның баш миендәге зур шешкә операция ясап, яшүсмерне үлемнән коткарып калдылар. Егетне туган шәһәре -Чиләбедә табиблар дәвалаудан баш тарткач, әти-әнисе, танышлары киңәше буенча, аны Төмәнгә алып киләләр...

Хөрмәтле милләттәшебез Альберт Әкрам улын чын күңелдән казанышлары белән тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә һөнәри эшчәнлегендә уңышлар телибез.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836