Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бары бердәмлек кенә безне алга алып бара

последние и лучшие новости искусства в мире

27-212022 нче елның икенче яртыелыгына вакытлы матбугатка язылу тәмамланды. Районнар буенча тиражны үткән ел белән чагыштырып таблицадан карый аласыз. Өлкәбездә нәшер ителүче бердәнбер татар газетасы «Яңарыш» күпчелек татарларның яраткан газетасы булып кала бирә. Газетага быел февраль аеннан «Синтез» сәнгать-мәдәният үзәгендә узган татар концертларда яздыра башладык. Тубыл шәһәрендәге оешмаларда, мәктәпләрдә, мәдәният үзәкләрендә, кайсыбер татар авылларында да булдык.

Шәһәрнең үзәк почтасының газета-журналларга яздыру бүлеге мөдире Нурия Вафеева: «Газетага күбрәк укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, лаеклы ялда булганнар язылалар. Яшьләр яңалыкларны интернет челтәрләреннән укып беләләр. «Яңарыш»ны һәм башка җирле газеталарны яздыруда ташламалар тәкъдим итәбез. Ташламалар белән яздыру декадалары була. Күп кешене яздыручыларга нәкъ бу көннәрне яздырырга тәкъдим итәбез», - дип сөйләде.

Сатылган авылында Кутумовлар гаиләсе безне якты йөз, газетага җылы теләкләр әйтеп каршы алдылар. Фәүзия апа: «Почта тартмасынннан газетаны алгач, эшләремне калдырып, газетаны укып чыгам. Яратып тормыш хәлләрен, мәдәният-сәнгать яңалыклары белән танышам. Аеруча, кешеләр турында язылган мәкаләләр кызыклы. Газета битләрендә танышларны да күрәбез. «Яңарыш»та һәрбер кеше үзенә кирәкле мәгълүматне таба. Хөсәен абыегыз да, мин дә хәзер дин юлында. Дини темага язылган мәкаләләрне яратып укып барабыз. Алар да кирәкле һәм актуаль», - диде.

Газетаның тиражын арттыруга ярдәм иткән, дусларын, туганнарын яздырган якташларыбызга эшләрендә уңышлар телибез. ООО «Лифтремонт» оешмасы җитәкчесе Маннур Сәйфуллинга, эшмәкәр Радик Хәлиуллинга, себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе урынбасары Наил Янишевка, Тубыл мәчете хәзрәте Октябрист Мәҗитовка, «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юунусовага, Маслау авылы ветераннар оешмасы әгъзасы и һәм Гөлшат Речаповага, Хәлилә Ильясовага, Равилә Айбатовага, Гөлсинә Ташкеевага, Алсу Симоновага эшләрендә уңышлар телибез. Шулай ук өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина беренче яртыеллыкка ветераннарга, мохтаҗларга 100 данә яздырды. Калган суммага икенче яртыеллыкның беренче кварталына тагын 100 кешене газеталы итте. Уват районы, Өге авылы хакимият башлыгы Нурулла Бахметов 8 авылдашына, Төмән шәһәрендә яшәүче милләт җанлы якташыбыз Тәслимә Гарифханова 7 кешегә яздырдылар. Ярдәмчеләребез, хәбәрчеләребез Хәнисә Алишина, Хәммәт хәзрәт Мирхәйдәров, Сөләйман хәзрәт Садретдинов, Фатыйх хәзрәт Гарифуллин, Альберт Алтынгузин, Рәшидә Бакиева һәм башкалар җылы сүзләр әйтеп, рухи яктан ярдәм итеп торалар. Һәркеменә дә без рәхмәтле.

Тубыл шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәет Хисмәтуллин «Яңарыш»ны ел саен үзенең гаиләсенә, туганнарына, мәктәпкә, хезмәт ветераннарына яздыра: «Яңарыш»та якташларыбыз турында языла. Газетаның тиражы турында һәр хәлле кеше үзе кайгыртып, үзе редакциягә килеп, я шалтыратып ярдәм кулын сузсын иде. Тиражын төшермәскә тырышып эшлик. Бүгенге көндә газета телебезне үстерүгә зур өлеш кертә. Татар теле укытылган мәктәпләрдән яңалыкларны укып беләбез. Укытучылар укучыларыбызның уңышлары турында язып баралар. Дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашып, биек үрләр яулаган укытучылар мактау сүзләренә лаеклар. Яхшылык эшләүнең, игелек кылуның юллары чиксез. Аны онытмаска кирәк. Ярдәмләшеп, аңлашып яшик», - дип, күңелебезне күтәрде.

2022 елның икенче яртыеллыгына җәйге айларны дачада эш күп дип, яздырмый калучылар булды. Һәр айның 15нә кадәр почтага барып, газетага язылырга була. Алдагы көннәрдә дә бергә булып, аралашып, ярдәмләшеп яшәрбез дип ышанабыз.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836