Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Туган тел укытучыбызга 90 яшь тулды

последние и лучшие новости искусства в мире

27-1Июнь аенда Санниково авылында яшәүче ветеран укытучы Фазилә Урамаева 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Укытучы апабызны коллегалары, укучылары, якыннары котладылар. Зурлап оештырылган бәйрәм чарасында Санниково авыл җирлеге хакимиятеннән истәлек хатын Ольга Береснева, социаль хезмәткәр Елена Бесчастных, мәгариф отличнигы Нуржиһан Назыйрова, Маслау авылыннан килгән РФнең Атказанган укытучысы Рәшидә Бакиева, Мәмәтовлар гаиләсе, авылдашлары, балалары, оныклары җылы котлау, теләкләрен юлладылар.

Себер ягына килеп “үзебезнеке” булып, олы хөрмәт казанган, укучыларының мәхәббәтен яулаган Фазилә апабыз Пермь өлкәсе, Октябрьский районының Шуртан авылында туа. Ул 1950 нче елларда Тубыл пединститутының татар бүлегенә укырга килә. Монда укуын уңышлы тәмамлап, хезмәт юлын Хуҗайлан авылы мәктәбендә башлый. Язмыш аны Альберт Урамаев белән очраштыра. Укытучылар династиясеннән булган Альберт Мөхәммәт улына Фазилә апа тормышка чыга һәм Санниково авылы мәктәбендә укытучы эшен дәвам итә. Татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыткан Фазилә апабыз тирән белемле, югары культуралы укытучы иде, ул укучыларын яратып, аларны кызыксындырып эшләде. Ачык дәресләр үткәрде, кызлар өчен кул эшләре түгәрәкләрен һәм китапханә эшен дә уңышлы алып барды. Дәрәҗәле Мактау грамоталары белән бүләкләнгән Фазилә апа Урамаеваны укытучылар коллективында хөрмәт итәләр, укучылары яраталар.

Фазилә апаның тормыш иптәше Альберт абыйның вафатына 5 ел вакыт узды. Фазилә апа бүгенге көндә бала-оныкларының игътибары үзәгендә.

Безнең матур истәлекләребез, шатлык-куанычларыбыз, хатирәләребез, укытучыларыбыз һәм мәктәп белән бәйле. Тирән хөрмәт казанган Фазилә апа Урамаева белән укучылары горурлана.

Ветеран укытучыларыбыз белән очрашулар, үткән елларны искә алу, аларны шатлыклы гомер бәйрәмнәре белән котлау һәркем өчен дә матур, мөһим вакыйга.

Фәүсия МӘМӘТОВА, Тубыл районы, Маслау авылы
(Римма УМИТБАЕВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836