Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Юбилей

последние и лучшие новости искусства в мире

27-24 июль көнне Түбән Тәүде районы, Урманбаш авылында яшәп иҗат итүче күренекле җирле шагыйрәбез, 42 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган укытучы, «Яңарыш» газетасының якын дусты, хәбәрчесе Гөлнур Хәйруллина үзенең 85 яшьлек юбилеен каршылый.

Гөлнур Әкрам кызы Түбән Тәүде районының Эске авылында туып-үсә. Авыл җидееллык мәктәбен тәмамлагач, тормыш авырлыкларына карамыйча, Тубыл педагогия училищесына укырга керә. Ул мәктәп елларында ук шигырьләр яза башлый.

Ә инде педучилищеда укыганда аның беренче шигырьләре «Яшь ленинчы» газетасында басылып чыга. Кулына таныклык алгач, яшь укытучы туган авылы мәктәбенә башлангыч сыйныфларны укытырга кайта. Биредә ул бар белемен, тырышлыгын куеп, укыту процессында төрле яңа алымнар, ысуллар кулланып эшләп китә. Әмма язмыш сукмагы аны Урманбаш башлангыч мәктәбенә алып килә. Тормыш иптәше Равил Хәйруллинның туган авылында төпләнеп, 5 егет тәрбияләп үстерәләр. Уңган, тырыш, актив укытучы мәктәптән кайтып, хуҗалык эшләрен башкарып та өлгерә, ә кичләрен аның җитәкчелегендә клубта концертлар, спектакльләр оештырыла. Өстәвенә авыл халкын ил яңалыклары белән таныштырып тору да аның җаваплылыгында була. Гөлнур Әкрам кызы оста рәсем ясаучы да әле. Бу шөгыльгә ул укучыларын да өйрәтте. 42 ел буена ничәме буын укучыны олы тормыш юлына озатты ул. Укучылары аны әле дә ихлас рәхмәт сүзләре белән искә алалар, хәлен белешеп торалар.

Бүгенге көндә Гөлнур Әкрам кызы тормыш мәшәкатьләреннән арынган минутларында матур шигырьләр иҗат итеп, уллары, киленнәре, 13 оныгы, 17 нәбәрәсенең күңел җылысын тоеп, аларны кайгыртып яши. Мәгълүм булганча, шагыйрәнең беренче “Якты балачак” исемле шигырьләр җыентыгы 2009 нчы елда дөнья күрде. Гомумән, аның шигырьләре балаларга багышланган. Бу көннәрдә аның “Салават күпере” дигән 4 нче шигырьләр китабы басылып чыкты.

Хөрмәтле Гөлнур Әкрам кызын яңа китабы һәм олуг юбилее белән бар күңелдән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, җан тынычлыгы, бәхетле озын гомер, иҗади уңышлар телибез.

«Яңарыш»лылар, «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе әгъзалары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836