Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Главная

Шатан мәчетендә бәйрәм

последние и лучшие новости искусства в мире

Июнь ае бәйрәмнәргә бай булды. Корбан гаетләре узды, Сабантуйлар гөрли, ә Яркәү районы, Шатан авылында мәчет ачылуының 30 еллыгын билгеләделәр.

Бәйрәмгә алдан ук зур әзерлек барды, Наилә һәм Фәрит Фәизовлар җитәкчелегендә авыл халкы какты-төзәтте, буяды. Мәчет кенә түгел, бөтен авыл кунаклар көтте. Бу бәйрәмнең төп максаты - халыкка тагы да искәртү, үз динебезне онытмыйк, дәвамыбыз булсын, туган җирне хөрмәт итик, дигән сүз.

Шатан - борынгы татар авылы, мәчет, Тубыл архивында табылган документлар буенча, беренче 1851 елда искә алына. Авыл халкы риваятьләре буенча ХVII гасырда ук мәчет булган. Революциядән соң, мулланы сөргенгә озатканнар, ә мәчеттә клуб эшләгән. Картлар динне ташламаганнар, качып-яшеренеп, өйләрдә гаетләр үткәргәннәр.

1990 елларда Гәбделхәлим Хисаметдинов тормыш иптәше Гөлҗиян Галимулла кызы белән яңа мәчет төзү турында карар итәләр. Гөлҗиян апа әйтүе буенча, борынгы аксакаллар төшкә кереп, шушы вазыйфаны Габделхәлим абыйга йөкләгәннәр. Бөтен Шатан халкы хуплаган, читтә яшәгән авылдашлар матди ярдәм күрсәткән. Агач эше җиңелдән булмый шул. Иң ышанычлы ярдәмчеләре Хисаметдинов токымы булды: Кәбир, Хәйдәр, Гафур, Фәрхәт, Госман һәм башкалар. Тагын да зур, тату Басыйровлар гаиләсе, Гатиятуллиннар, Шәмсикамәр Кәримова балалары, Давлиннар, Шаморатовлар, Миргазизовлар, Шабановлар, Ниязовлар, Зәрә Шәрәфетдинова һәм башкалар. Аллаһы Тәгалә барысына да савабын бирсен! Габделхәлим белән Гөлҗиян апа төрле хәлләр кичергәннәр, могҗиза, мисал булырлык очраклар булган.

27-2-25

15 июньдә 1995 елда Шатанда яңа мәчет ачыла. Белемле кешеләр чакыртып, халыкка дини белем биреп, әкренләп мәчет эшләп китә. Габделхәлим абый авырый башлый һәм 2024 елның көзендә фани дөньяга күчә. Шул вакыттан бүгенге көнгәчә мәчет җитәкчелеген җаваплы, тырыш Вәлия апа Абдуллина алып бара.

Быелгы бәйрәмне, халыкны сөендереп, балалар: Ләйсән Давлина, Азалия Зиятдинова, Элина Галеева, Данил Туйчиков, Морат Туйчиков, Ясминә Нурбакова «Фатиха» сүрәсеннән башладылар. Яркәү, Бурбар, Кызыльяр мәчете имамнары хикмәтле сүзләр әйттеләр. Район автономиясеннән килгән Нурания Шарыгина, Гөлниса Фәхретдинова һәм Аксарина авыл җирлеге башлыгы Динара Моратова шатанлыларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Бәйрәм кысасында күп чаралар узды, Бурбар кунагы мөнәҗәт җырлады, котлау сүзләре, бәйрәм намазы, корбан ашы белән дәвам итте. Халыкны оештыручы Найлә Фәизова-Кәримовага авылдашлары рәхмәтле.

Бәйрәм үткәч, мәчет манарасы өстеннән аккошлар әйләнделәр, элек авылга кермиләр иде. Бу да үзенә бер могҗиза булып күренде.

Халык исеменнән Рәйханә ДАВЛИНА, Гөлсинә ТАШКЕЕВА.
Рәсемдә: мәчет юбилеенда

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836