#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Спутник” сазъяк авылларына да барып җитте

последние и лучшие новости искусства в мире

28-2Бу көннәрдә Түбән Тәүде районындагы сазлар арасында урнашкан Кыскыркүл авылы халкына беренче тапкыр “СпутникV” вакцинасы белән коронавирус инфекциясенә каршы прививка куелды.

Билгеле булганча, яз җитү белән сазъяк арты авылларына кышкы юл бетә. Карлар эреп, җир корыгач бу якларга самолет оча башлый. Аңа хәтле халык район үзәкләренә җәяүләп, я махсус транспортларда баралар. Кыскыркүл авылы Түбән Тәүде районындагы бердәнбер сазъяк арты авылы һәм ул район үзәгеннән еракта урнашкан.

Җәй көне бу якларга табиблар санитар авиация белән очалар яки танкеткага утырып баралар. Хәтта төпсез, баткак сазлар буенча да узарга сәләтле бу транспортны медикларга Түбән Тәүде районы хакимияте бирде.

28-3- Бу безнең өчен үзенчәлекле маҗара. Тышкы дөнья белән хәбәр итүдән мәхрүм ителгән кешеләргә барып җитүләр, аларга тормыш өчен мөһим вакцина алып килү, прививкалар кую, аларны каһәр суккан әлеге авырудан саклап кала алу безгә өстәмә йөкләмә, җаваплылык өсти. Чөнки алар безгә үзләренең язмышларын ышанып тапшыралар, түземсезлек белән көтеп торалар. Менә нәкъ шундый урыннарда без үзебезнең, табиб буларак, якташларыбызга кирәклегебезне тагын да тирәнрәк тоябыз, – дип әйтә 15 нче өлкә хастаханәсе табиб-терапевты Елена Люлина.

28-1Хәзерге көндә Кыскыркүл авылында йөзгә якын кеше яши. Әлегә 30дан артык кешегә генә прививка утыртылды. Өч атнадан соң медиклар яңадан әлеге танкеткага йөкләрен төяп, прививкаланучыларны кабат вакциналаштырыр өчен бу авылга юл алачаклар. Шулай ук бу юлы алар сәламәтлек торышы буенча медицина отводы алган пациентларга да беренче прививканы куячаклар. Күмәк иммунитет формалаштыру өчен медиклар Кыскыркүл авылына күпме кирәк, шул хәтле тагын барачаклар.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836