#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Уңышларыгыз дәвамлы булсын

последние и лучшие новости искусства в мире

28-5Тубылның 15 нче мәктәп коллективы һәм укучылары өчен июнь дипломнарга һәм бүләкләргә бай ай булды.

Мәктәпнең милли мәгариф музее җитәкчесе Равилә Кутумова җитәкчелегендә укучылары Арина Варламова һәм Игорь Зольников “Россиянең яшь экскурсоводлары” Бөтенроссия видеоэшләр конкурсында лаеклы катнашып, 1 нче урын алдылар.

Мондый дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңү яулаган Равилә Кутумовага Тубыл шәһәренең Наместник сараенда узган 434 еллыгына багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесендә “Шәһәр алдындагы казанышлары өчен” истәлек билгесе белән бүләк тапшырылды.

Милли мәгариф музеенда халкыбызның күп еллар буена тупланып килгән мирасын, татар теле һәм әдәбияты укытылган мәктәпләр тарихы турындагы фото һәм башка мәгълүмат балаларда үткәннәргә хөрмәт хисләрен, өлкән яшьтәге кешеләрдә, музейга килгән һәр туристта да кызыксыну уята. Равилә Сибгать кызының мәктәп каршындагы музейдагы эшенә булган җитдилеге, тирән белеме күпләрне сокландыра. Информацион технологияләр кулланып экскурсияләр үткәрүе, яшь экскурсоводларны әзерләгәне, Россия күләмендә узган бәйгеләрдә җиңү яулаганы барчабызның күз алдында. Тынгысыз хезмәтенә югары бәя бирелүе белән Равилә Сибгать кызын котлап, яңадан-яңа уңышларга ирешүен телибез.

28-4Уку елы тәмамлану уңаеннан, ел дәвамында ирешкән уңышлары өчен 15 нче мәктәп укытучылары һәм укучыларына шәһәр башлыгының беренче урынбасары Яна Зубова һәм Тубыл шәһәре Думасы рәисенең урынбасары Михаил Никитин Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Мәктәпнең иҗат коллективларының, укытучыларның, укучыларның уңышларына югары бәя бирелде. Төмән өлкәсенең “Ел укытучысы-2021” региональ һөнәри осталык бәйгеләре җиңүчеләренә шәһәр башлыгының һәм “Бердәм Россия” фракциясеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Алар арасында тырыш хезмәте өчен шәһәрнең 15 нче мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Банисә Ниязова да лаеклы бүләкләр алдылар.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836