#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Xнчы “Түгәрәк уен” үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

29-1Бөтенроссия фольклор фестивале быел ун елдан соң яңадан Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы бистәсендә узды. Иң беренче чара да шунда булган иде. Анда өлкәбез фольклорчылары да катнашты. Өлкәбезнең күренекле мәдәният белгече, “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивален өлкәдә булдырган Вәлимә Ташкалова җитәкчелегендә Тубылның “Илһам” хореографик төркеме (җитәкчесе Гөлфирә Шәмсетдинова), Төмән районының Шыкча авылыннан “Шытыр-шатыр” фольклор-этнографик ансамбле (Гаяз Габдуллин), Муллаштан “Пышны” ансамбле (Җәгъфәр Касыймов), Ялутор районы, Аслана авылыннан “Тамаша” фольклор-этнографик ансамбле (Ильяс Бакиев) төрле номинацияләрдә сәләтләрен күрсәтәләр.

Һәрвакыттагыча, чираттагы сәяхәттән кайткач, Вәлимә Сәгыйть кызы редакциягә килеп, укучыларыбыз өчен бәйгенең барышы, нәтиҗәләре турында сөйләде.

- “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестиваленә 23 төбәктән 30 фольклор коллективы килгән. Иске Кулаткыда берничә тапкыр булганыбыз бар. Бистә таныш, кешеләре кунакчыл, мөлаем. Быел да муниципалитет башлыгы – фестивальнең спонсоры Эдуард Ганеев һәркемне хуш күреп каршы алды. Механика-технология колледжы тулай торакларына урнаштык. Урамнардан 600дән артык кеше парадта үттек. Тантаналы ачылыш булды. Аннары иртәнгә кадәр күрешү-танышу урыны булган “Кичке уен” гөрләде. Башка көннәрдә бәйгеләрдә катнаштык, районның 3 авылына концертлар белән бардык. Ә инде бер көнне чит төбәкләрдән килгән кунакларны Сабантуйга чакырдылар.

Нәтиҗәләргә килгәндә, “Шытыр-шатыр”лар, гадәттәгечә, югары дәрәҗәдә чыгыш ясап, I дәрәҗәдәге лауреат дипломын алдылар, ә соло-вокал буенча ансамбльнең өлкән төркеменә йөрүче Миләүшә Бегежанова һәм “Илһам”ның биюче егетләре II дәрәҗәдәге лауреат дипломнарына ия булдылар. Кунак сыйфатында гына фестивальгә килгән “Тамаша”лар фестивальнең дипломын һәм махсус бүләк – кулдан эшләнгән татар сандыгын алып кайттылар. “Пышны” ир-егетләре себер татар җырын 6 кеше башкарырга тиешләр иде, икесе бара алмау сәбәпле, чыгышларының сыйфаты йомшарган. 10 ел буена коллективларның осталыгы арткан, быел Саратов, Волгоград өлкәләреннән яңа коллективлар килгәннәр, гармунчылар күп иде.

Һәр елдагыча, җитәкчеләргә өлкә хакимияте бүләкләрен тапшырдым.

Соңгы көнне Сабантуйга бардык, иң яхшы коллективлар анда гала-концертта чыгыш ясадылар.

Үзебезнең үзенчәлекле себер татарлары халык иҗатын күрсәтергә фольклор фестиваленә баруда ярдәм иткән өлкә татар Конгрессына барыбыз исеменнән дә рәхмәт белдерәсе килә. XI татар фольклор фестивале киләсе елга Татарстан Республикасының Биектау районында узачак.

“Түгәрәк уен” ил күләмендә татар халкы фольклорын саклауда, үстерүдә зур эшләр башкарды, онытыла барган йола, гореф-гадәтләребез тарих төпкелләреннән барланып яңартылды, кайберләре тормышта да кулланышка керә бара. Үзешчән татар халкы Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова, Вәлимә Ташкалова, коллектив җитәкчеләре ярдәмендә бу юнәлештә әһәмиятле эшләр башкардылар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836