#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменские фермеры получат грант на развитие бизнеса. 2012 елдан башлап Төмән өлкәсендә яшь фермерларга хуҗалык эшләрен рәткә салу, үстерү буенча дәүләт тарафыннан ярдәм карала. Быелгы сайлап алу бәйгесе нәтиҗәләре буенча дәүләт грантын – якынча 24 млн сумны 8 фермер алачак. Бу акчаны алар хайваннар, техника сатып алырга, склад һәм җитештерү биналарын ремонтларга тота алачаклар. Әлеге грантка ия булу фермерларга 5 ел эчендә эшләрен алыштырмау, бизнес-план күрсәткечләрен үтәү, эш урыннары булдыруны төп бурыч итеп куя.

* * *

Тюменские врачи вернули зрение 95-летнему ветерану войны. Бу көннәрдә Төмән шәһәренең 1нче өлкә офтальмология клиникасында 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранының күзенә уңышлы операция ясалды. Ветеранның катаракта чире белән бергә башка күз авырулары да була. Өлкә сәламәтлек саклау департаменты хәбәр итүе буенча, үткән 2017 елда әлеге клиникада 1849 пациентка катарактадан, ә 280 кешегә глаукомадан - барысы бергә 2603 операция ясалган.

* * *

В молодежном бизнес-форуме в Тюмени примут участие 40 регионов страны. 14-16 сентябрь көннәрендә Төмән шәһәренең “Олимпийская ребячка” балалар үзәгендә узачак “СУП-2018” VI бөтенроссия бизнес-форумында РФнең 40 регионыннан, БДИ (СНГ) илләреннән якынча 1000 яшь эшмәкәр катнашуы көтелә. Форум кысаларында “Инвестицияләр ярминкәсе”, “Завод” эшлекле бизнес-уены, эшмәкәр хатын-кызлар белән очрашулар, тренинглар оештырылачак, шулай ук шәһәр буенча экскурсияләр, күңелле ял кичәләре каралачак.

* * *

От гриппа можно будет привиться уже в августе. Өлкә Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итүенчә, грипп авыруын көчсезләндерү, шушы авырудан соң өзлегүләрдән бары тик прививка ясату ярдәм итәчәк. 2018нче елның кышкы айларында регионда 437 кеше грипп белән чирләгән. Шуны әйтергә кирәк, вакцинацияләү ярдәме белән соңгы 10 ел эчендә регионда грипп белән чирләүчеләр саны 13 тапкырга кимегән. Шул сәбәпле, август аеннан өлкәдә прививка салу кампаниясе эшли башлаячак.

* * *

“Тюменский пломбир” - это только начало. “Боровский” индустриаль паркында ачылган ООО “Ландис” туңдырма ясау заводында “Төмән пломбиры”ннан кала башка тауарлар да эшкәртеп чыгару планлаштырыла. Бүгенге көндә Төмән туңдырмасын “йорт янында” категорияле кибетләрдә, ә тиздән супермаркетларда да сатып алырга мөмкин булачак. Завод үзенең продукцияләренә бары тик җирле сөт чималын гына куллана.

* * *

Волонтеры золотого возраста помогают ровесникам. Өлкән яшьтәгеләр арасында 2020нче елга хәтле волонтерлык проекты үткән ел ахырында тормышка ашырыла башлап, бүгенге көндә биредә 3 мең кеше үзләренең яшьтәшләренә интернетны үзләштерергә, шәхси куркынычсызлык турында сөйләп, психологик ярдәм күрсәтәләр. 2018 ел ахырында Төмәндә өлкән яшьтәге волонтерлар форумы узачак, анда иң яхшы һәм активларын бүләкләячәкләр.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Рәүфә КАНГАЗИНА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836