#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Дөньякүләм танылган галимә

последние и лучшие новости искусства в мире

29-1Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, профессор Диләрә Гариф кызы Тумашева 1926 елның 19 июлендә, Төмән шәһәрендә туа. Әнисе кызының киләчәктә профессиональ музыкант булуы турында хыяллана. Шуңа шәһәрнең 21 нче гомуми белем бирү мәктәбендә укудан тыш, Диләрә Җәббарова җидееллык музыка мәктәбендә дә укый һәм аны дүрт ел аерма белән уңышлы тәмамлый. Аны 2 нче сыйныфтан Минск консерваториясе доценты пианист К.Кочевицкий укыта.

1939 елда, Диләрәгә 12 яшь тулгач, әнисе чирләп, 37 яшендә генә үлеп китә. Әтисе бу зур кайгыны бик авыр кичерә. Шуңа Диләрә әтисен борчымаска тырыша, элеккегечә бик яхшы укый, ягымлы һәм кайгыртучан булып үсә. Музыка мәктәбен тәмамлагач, Диләрәне апае Мәскәүгә, Гнесиннар исемендәге дәүләт музыка училищесына укырга алып китә. Кабул итү комиссиясе әгъзалары арасында кереш тыңлау вакытында Гнесиннарның бер апалары – Елена Фабиановна да була. Керү конкурсы уңышлы уза, әмма, көтмәгәндә, яше белән бәйле каршылык килеп чыга. Балигъ булмаган кыз тулай торакта ялгызы гына яши алмый, ә аның белән Мәскәүдә яши алган туганнары булмый. Шул сәбәпле, зур үкенеч белән Диләрәгә Төмәнгә кайтырга туры килә. Хатынының соңгы үтенечен үтәп, әтисе Диләрәгә 18 яшь тулмагынча өйләнми. Соңрак ул яңа гаилә кора, бераздан Диләрәнең сеңлесе - Лариса туа. Ул шулай ук музыкаль белем алып, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Диләрә Гариф кызы Төмән шәһәренең 21 нче мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый. Белемгә омтылган кыз М.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетына укырга керә һәм 1949 нчы елда кулына филолог-тюрколог, филология фәннәре өлкәсендә фәнни хезмәткәр, югары уку йорты укытучысы белгечлеге буенча диплом ала. Шул чак фәнни җитәкчесе – Мәскәү тюркологлар мәктәбенә нигез салучы Н.Дмитриев үзенең тырыш укучысына аспирантурага укырга керергә киңәш итә. Диләрә Гариф кызы, икеләнмичә, укуын дәвам итә. 1952 елда ул Мәскәүдә «Себернең татар диалектлары (Төмән)» дигән темага язылган кандидатлык диссертациясен яклый.

Аннары Диләрә Гариф кызы тормыш иптәше Равил Рәхим улы Тумашев белән Казанга күчеп киләләр. Биредә галимәнең фәнгә багышланган яңа тормыш юлы башлана. Татар теле кафедрасында эшли башлагач, Диләрә Гариф кызы өр-яңа, гадәти булмаган атмосферага чума. Бигрәк тә беренче вакытта аңа татар телендә лекцияләр укуы авыр була. Татар сөйләм телен камил белүгә карамастан, аңа, рус мәктәбен тәмамлаган галимәгә, фәнни терминологияне үзләштерү һәм теоретик мәсьәләләрне татар телендә өйрәнүе авыр була. Ләкин үҗәтлеге, тырышлыгы аны алга барырга, очраган киртәләрне лаеклы рәвештә узарга ярдәм итә.

Себер татарлары телен өйрәнү өчен Диләрә ханым, үз студентлары белән бергә, Көнбатыш Себернең үзәк өлешендә урнашкан авылларга практикага йөри. Унбиш ел дәвамында йөзләгән татар авылларының сөйләм үзенчәлекләре җентекләп өйрәнелә. Яшь галимәгә һәм аның укучыларына елга һәм күлләр аша көймәләрдә, тайга буенча тракторларда, сазлыклардан җәяү йөрергә туры килә. Ә Лайтамак авылына, хәтта, вертолетта барып җитәргә туры килә. Бу очыш сазъяк арты авылларына даими вертолет маршрутын ачуга этәргеч бирә.

В.Радловтан соң себер татарларының телләрен өйрәнү өчен 1940 нчы елда бары тик бер генә экспедиция оештырылган була. Анда Казан галим-фольклорчысы Хәмит Ярми, язучы Нәкый Исәнбәт, Омскидан тикшеренүче Сәит Әмиров катнашалар. Яңадан өйрәнә башлаган Диләрә ханым Тумашева алдында бик күп яңа мәгълүмат – төрле сөйләм теле, меңләгән яңа сүзләр, грамматик формалар ачыла... Фәнгә карата зур мәхәббәте, дөрес методика сайлау һәм максатчанлыгы аңа барлык кыенлыкларны җиңәргә булыша. Нәтиҗәдә, себер татарлары телендә өч диалектны ачыкларга, күп төрле сөйләм телен тасвирларга, аларның икесе беренче тапкыр өйрәнелеп, фәнни әйләнешкә кертелде. Шулай итеп, себер татарларының теле төгәл классификацияләнеп, башка төрки телләр арасында билгеле бер урын ала.

Диләрә Тумашева Казан (Идел буе) федераль университетында 50 ел эшләде. Казан университеты музеенда, танылган галимнәр Н.Лобачевский, Е.Завойский, А.Бутлеров, К.Фукс, Н.Катанов исемнәре белән беррәттән, алтын хәрефләр белән беренче хатын-кыз – безнең якташыбыз, Татарстан Республикасы академигы, профессор, Ленин ордены кавалеры Диләрә Гариф кызы Тумашеваның тормышы һәм хезмәт юлына багышланган стенд ясалды. Бу – безнең өчен зур горурлык.

Диләрә Гариф кызы үзенең бай белеме белән бик теләп уртаклашты, зур фәнни-иҗтимагый эш алып барды. Татарстанда, Россиядә, СССРда гына түгел, ә чит илләрдә дә танылган һәм хөрмәтле кеше булды. Ул күп еллар дәвамында тюркологлар Совет комитеты әгъзасы, РФ Президенты каршындагы рус теле Советы әгъзасы, РФ Хөкүмәте каршындагы рус теле Советы әгъзасы вазыйфаларын башкарды, «Советская тюркология» журналының редакция советы әгъзасы, «ТР халыклары телләре турында» ТР Законын гамәлгә ашыру комитеты әгъзасы да булды. 1971-1980 елларда Диләрә Гариф кызы тарих-филология факультеты деканы булып эшләп, тарих һәм филология фәннәре буенча гыйльми дәрәҗәләр бирү Советын җитәкләде, СССР югары уку йортының фәнни-методик советы әгъзасы булды. Галимәгә башкорт, якут, Төмән университетларында, Тубыл һәм башка педагогик институтларда, Сегед һәм Будапешт университетларында, Венгрия Фәннәр Академиясенең Шәрыкъ белеме җәмгыятендә лекцияләр укырга туры килде. Аны һәр урында зур хөрмәт белән көтеп тордылар.

1996 елның 24 маенда Төмән университетында Диләрә Гариф кызының 70 яшьлеген ничек билгеләп үткәнне минем беренче студентларым Максим Сагидуллин, Әлфия Мирхәйдәрова, Гүзәл Галимова, Чулпан Хәмидуллина һәм башкалар әле дә яхшы хәтерлиләр. Диләрә Гариф кызы Казанга кайткач “Төмән юбилее” турында болай дип язды: “ Барысы да бик яхшы оештырылган иде, бик җылы, күңелле булды. Бер көн эчендә өч-дүрт интервью бирдем, мине күп җиргә йөрттегез. Зур рәхмәт, Хәнисә ханым. Шунысы гына аянычлы – мин халык белән себер татар телендә аралаша алмадым”.

Эшләгән чорында Диләрә Гариф кызы үзенең фәнни мәктәбен булдырды, анда 21 кандидат, 7 фән докторы, алар ТР Фәннәр Академиясенең тармак институтларында, Казан, Томск, Төмән дәүләт университетларында, Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Абакан педагогия институтларында эшлиләр.

Остазым һәм фәнни җитәкчем бик юмарт, мәрхәмәтле, сизгер кеше иде. Мин Петр Белоглазов, Васил Гарифуллин, Гафур Сөнгатов һ.б. белән көндезге аспирантурада бергә укыдым. Диләрә Гариф кызы үзенең карамактагыларның фәнни үсеше турында кайгыртты, фәнни конференцияләрдә катнашырга теләк тудырырга тырышты – үз балалары кебек күреп, үзе белән бергә конференцияләргә алды яки үзенең урынына җибәрде. Мәсәлән, 1990 елда миңа беренче тапкыр Венгриядә фин-угроведларның III симпозиумында булырга туры килде. Чөнки ул бик теләп миңа үзенең чакыруын биргән иде.

Диләрә Гариф кызы белән беренче очрашуыбыздан 35 ел вакыт үтте. Барлык укучылары арасында мин үземне иң бәхетле кеше дип саныйм, чөнки нәкъ менә миңа ул үзенең кыйммәтле вакытын бик күп бирде, мине бик яратты. Үземнең ирешкән уңышларым һәм казанышларым белән мин Диләрә Гариф кызына бурычлы. Ул минем өчен татар хатын-кызының, чын кешенең, галимнең, фәнни җитәкченең, педагогның эталоны булды һәм шулай булып кала да. Диләрә Гариф кызы 2006 нчы елның июль аенда, үзенең юбилейлы туган көненә берничә көн генә калганда вафат булды. Минем өчен бу зур югалту булды, мин туры мәгънәдә ятим калдым. Әмма аның хезмәттәшләре, дуслары миңа Диләрә Тумашеваның үзенә караган кебек карый башладылар. Мин хөрмәтле аксакаллар - академик М.Усманов, И.Таһиров, М Зәкиев, Ф.Ганиевнең, гомумән, Татарстанның ярдәмен тоя башладым... Диләрә Гариф кызының исеме мәңгелеккә ватан фәне тарихына язылган. Аның күңеле, акылы, йөрәге һәм уйлары, аның бөтен хезмәте тулысынча Себергә багышланды. Себер һәм себер татарлары өчен академик Тумашева бик күп эшләр башкарды. Аны Себер лингвистик тюркология мәктәбенә нигез салучы дип атарга була. Диләрә Гариф кызына тирән рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдереп, XX йөзнең күренекле тюркологы истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән, без Төмән университетында «Тумашев укулары: тюркологиянең актуаль проблемалары» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияләрен үткәрә башладык һәм «Тумашев укулары»ның дүрт томын нәшер иттек. Академикның 85 еллыгына Төмәндә «Күренекле кешеләр тормышы. Диләрә Тумашева - XX гасырның күренекле тюркологы» дигән китап дөнья күрде. Төмән районы, Шыкча авылында яңа урамга аның исеме бирелде. 2011 елда Казан (Идел буе) федераль университетында «Диалектология, тарих һәм грамматика структурасы» халыкара тюркология конференциясе үткәрелде, анда Төмән университетыннан 14 аспирант һәм соискатель катнашты.

Казан университетында эшләгән елларда Диләрә Тумашеваның фәнни тикшеренүләрнең төрле юнәлешләре буенча 11 монографиясе нәшер ителде. Республика, гомумсоюз һәм чит ил журналларында дистәләгән мәкаләләре басылып чыкты. Шулай ук ул үз фәнни мәктәбен булдырды, аның фәнни эшләре илебез һәм чит ил тюркологлары арасында танылган.

Диләрә Тумашева үзенең гомерен багышлаган эш дәвам итә…

Хәнисә АЛИШИНА, Төмән шәһәре.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836