Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Яңарыш» ветераннары

последние и лучшие новости искусства в мире

Аларның исемнәре газетабыз тарихында

Ветераннар безнең күңелләрдә мәңге сакланачак һәм алар турындагы язмаларга газета битләрендә һәрвакыт урын биреләчәк. «Яңарыш» газетасының, аның беренче редакторы Азат Сәгыйтовның беренче киңәшчеләре, хәбәрчеләре дә сугыш ветераннары булдылар. «Яңарыш» газетасының 35 еллыгы алдыннан, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Яңарыш» ветераннары» рубрикасы астында алдагы елларда газета битләрендә арабыздан киткән хөрмәтле ветераннарыбыз турында басылып чыккан мәкаләләрне сезнең игътибарга кабат тәкъдим итәргә булдык.

 Җылы хисләр белән искә алабыз

Хисмәт Корман – «Яңарыш» газетасының беренче көннәреннән үк актив хәбәрчесе, яклаучысы булды. Ул Вагай районының Бигәтен авылында 1916 елның 22 апрелендә туа. Шул авыр елларда төрлесен күреп үсә.

3-2

«Җәен мин һәр көнне Вагай елгасының яр буенда кармак салып балык тота идем. Әни үлгәч, без Хәсизә әбиемнең кулында калдык. Хәтимә апам, әтинең сеңелесе Алтынбикә «инәм» әби карамагында иде. 4 классны тәмамлагач, ШКМ, аннан Тубылның җидееллык мәктәбенә укырга кердем. Безне, 9 баланы, мәктәпне тәмамлатмыйча Свердловскийның татар-башкорт педтехникумына озаттылар. Техникумны тәмамлагач, Карагай мәктәбенә укытучы итеп җибәрделәр. Карагайга баргач: «Син укырга килдеңме?» – дип сорадылар. Мин тәнәфес вакытында ишегалдына чыксам, укучылар белән көрәшә идем.

Хәрби укуга китү теләге белән хәрби комиссариатка гариза бирдем. Озак та үтмәде, язмыш мине Минскийга, 19 нчы укчылар училищесына алып китте. Ике ел укыганнан соң, взвод командиры булып 27 нче дивизия, 81 нче полктан торган Витебск шәһәренә җибәрделәр. Аннан соң Орша шәһәренә рота командиры, аннан Лепель 2 нче чик чакчылары составына разведохрана командиры итеп билгеләделәр. Хәсән күлендә дә, ак финнар бәрелешләрендә дә булырга туры килде. Бөек Ватан сугышы башланды. Мин Мәскәү астында Белобродов армиясендә хезмәт иттем. Ак шәһәрне, Калининны алдык, аннан Икенче Белорус фронты. Венгриядә яраландым, Дунайны кичтем. Госпитальдән 1946 нчы елны гына кайттым. Мине туганнарым үлгән дип уйлаганнар. Туган якларга кайткач, военрук, тарих, география укытучысы булып эшләдем», - дип яза «Яңарыш»та чыккан (23.11.1999 ел, №-23) «Җылылы-салкынлы гомер» дигән мәкаләсендә ветеран.

Хисмәтулла Абитулла улы милләттәшләребезне эчтәлекле шигырьләре, көн кадагына сугып язган кызыклы мәкаләләре белән куандырып торды. Без аны һәрвакыт җылы хисләр белән искә алабыз. Ул безнең күңелләрдә һәрчак сакланыр.

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.

 Хәбәрчебезгә хөрмәт белән

Газетабызның иң өлкән яшьтәге хәбәрчесе, гомеренең соңгы көннәренәчә «Яңарыш» белән элемтәдә торган Баһаветдин Наврузов эчтәлекле, кызыклы хикәяләре, шигырьләре белән газета укучыларын шатландырып торды. Ул Ялутор районының Яңа Атьял авылында туган, 3 шигырьләр җыентыгы бастырып калдырды.

3-21

«Берни мөмкинчелек булмагач, миңа кечкенәдән белем алу бик кыен булды. Укуны бүлеп-бүлеп белем алырга туры килде. Кичке мәктәптә дә укыдым. Асланада 7 еллык мәктәпне тәмамладым. Авыл баласы буларак, кечкенәдән авыл хезмәтен күреп үстем. Бала чагымнан атка атланып игендә, печән өстендә олылар белән беррәттән эшләдем. Колхоз оешканнан бирле гел кыр эшләрендә булдым. Ә 1938 елны кыска гына курслар бетереп, авыл советы секретаре булып эшли башладым. Армиягә 1939 елның сентябрендә киттем. Ерак Көнчыгышта чик сакчысы булып хезмәт иттем. 1945 елның август-сентябрь айларында үткән Япон сугышында катнаштым. Ул вакытта мин танкчы идем.

Армиядән 1947 елда авылга кайттым. Бу елларда авыл советы секретаре булып 7 ел эшләдем. Соңыннан төзү бригадасында балта остасы, бригадир булдым.

Язма эшләрен мәктәптә укыганда ярата идем. Күп кенә мәкаләләрем газета битләрендә рус телендә дә чыгып барды. Күргәннәремне, баштан үткән хәлләрне, үз фикерләремне шигырь формасында язам», - дип үзе турында Баһаветдин Камалетдин улы язган иде.

Хөрмәтле хәбәрчебез, шагыйребез Баһаветдин бабай Наврузов үзенең уй-хисләре, яшәеше һәм туган ягына булган мәхәббәтен үзенең шигырьләр җыентыгында язып калдырган.

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836