Февраль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгендә Чыршы бәйрәме булып үтте. Бәйрәмдә «Туган телем» төркеме укучылары катнаштылар. Балалар бәйрәмчә киемнәрдә килгәннәр иде: Ясминә Сиябетдинова - «Чыршы», Сафия Сиябетдинова - «Кызыл калфак», Ильяс Шәрипов - «Кар бабай», Тимур һәм Айдар Хәмидуллинар - «Татар егетләре», Миләүшә Кәримова - «Татар кызы», Сафина Сабитова - «Кар кызы», София Милимбаева - «Принцесса» булып киенделәр. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызы белән күмәк җырлар башкардылар. Кунакларга Кар кызы - Аделина Ибәтуллина оста итеп «Зима» җырын бүләк итте, хәтта кушылып та җырладылар. Миләүшә Кәримова «Бөрлегән»не җырлады. Сафина Ибәтуллина мари халык көен кашыклар белән уйнап күрсәтте. Беренче тапкыр сәхнәгә Сафина Сабитова «Чебиләр зарядкасы» җыры белән чыкты, хәтта Кыш бабайга үзенең Яңа елга багышланган рәсемен бүләк итте.
«Таң йолдызы-2025» өлкә төрки балалар бәйгесе лауреаты Ясминә Сиябетдинова Ясминә Төхфәтуллина белән «Минем нәни дусларым» җырын яратып башкардылар.
Балаларга һәм әти-әниләргә Чыршы бәйрәме бик ошады.

Гөлнара ШАГИДУЛЛИНА, Төмән шәһәре.
Рәсемдә: бәйрәмдә.