#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Искиткеч урын - аркаим

последние и лучшие новости искусства в мире

Без, 11 кеше, Фәридә ханым Бабина җитәкчелегендә 23-25 июнь көннәрендә Аркаимда (Чиләбе өлкәсе) булып кайттык. Аркаим – искиткеч урын икән. Аның турында сөйләргә түгел, барып күрергә кирәк. Кайдан гына килмиләр бирегә - Мәскәү, Казан һәм башка төбәкләрдән.

Бик-бик борынгы кешеләр яшәгән урыннары дисеңме (анда археологлар казып чыгарган табылдыклар белән музейда тынышып була), чишмәләрдән агып чыккан чип-чиста, үтә күренмәле суларымы! Шунда килгәннәргә ял, тәнгә сихәт, күңел тынычлыгы бирә торган “Сәламәтлек”, “Бәхет”, “Акыл” һ.б. исемнәр йөрткән тауларымы (дөрес, ул тау башларына чыкканда, кайберсе биегрәк, кайберсе бераз түбәнрәк – ардыра инде), болыннарда һәм тау өстендә үскән бик күп төрле үлән һәм чәчәкләр, Караган елгасы аркылы салынган күпер буенда суда чайкалган төнбоеклар... Шул матурлыкны үз күзләрең белән күреп сокланырга кирәк.

Ә инде яшәү, ашау мәсьәләсенә килгәндә, ул бик җиңел хәл ителә. Безне, алдан ук сөйләшеп куеп, Фәридә ханым бик чиста, пөхтә кешеләрнең бүлмәләренә урнаштырды.

Ишек алдында чәчәкләр үсә, мунча яратканнарга анысы да бар – хуҗабикә Римма апа ягып бирә. Бик күп урында алачыкларда ашарга әзерлиләр, урамда да нәрсә булса да алырга мөмкин. Ә безне Фәридә ханым ике казах хатыны пешергән тәмле һәм башкаларга караганда арзанрак ризыклар белән тукландырды.

Безне юлда машиналарында йөрткән Алексей белән Вадимга да зур рәхмәт, шул кадәр тыныч холыклы, кешегә ихтирамлы үзләре.

Ә инде “Нур” мәдәният фонды җитәкчесе Фәридә ханыма мең-мең рәхмәтләр яусын. Автобус Төмәннән Аркаимга кузгалып киткәннән алып кайтып җиткәнчегә кадәр, ул һәркемгә файдалы булган төрле мәгълүматлар биреп барды.

Фәридә НИГЪМӘТУЛЛИНА, Ялутор шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836