#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Диңгезче бәхете

последние и лучшие новости искусства в мире

30-1Коллар авылы зур булмаган күл буенда урнашкан, ә ул күл атаклы Иртеш елгасына барып тоташа. Әхтәм Кучуков 1949 елның көзендә әлеге Коллар авылында туа. Аларның йорт тәрәзәсеннән ул күл күренеп торган. Гомумән, Әхтәм Хәбис улының язмышы сулык белән бәйле була. Балачакта дуслары белән күлдә көймәдә йөргәннәр, балык тотканнар, Иртеш елгасын кичеп, күрше авылларга кунакка барганнар. Нәкъ менә шул чакта Әхтәм Хәбис улы Иртеш елгасы буйлап узган пароходларга карап,   ак теплоход штурвалы артына басып, елга дулкыннары буйлап йөрергә хыяллана. Шул хыяллары аны 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң, 3 нче Тубыл елга училищесына укырга алып килә.

Кулына таныклык алгач, 1968 елда ул суднолар ремонтлау заводына, «Масленщик» пароходына моторист булып эшкә урнаша. Ул чакта Әхтәм Хәбис улы елга киңлекләрен генә түгел, тиздән диңгез киңлекләрен дә яулап алырга туры киләчәген күз алдына да китерә алмый. 1969 елның көзендә армия хезмәтенә чакырыла. Мамоново шәһәрендә 6 ай хәрби әзерлек үткәннән соң, аны Кызыл Байрак Төньяк флотына, Североморск шәһәрендә эсминец-миноносец 395 нче хәрби корабленә күчерәләр. Сугыш елларында Төньяк диңгезчеләр Кольский ярымутрауны һәм Ленинградны саклыйлар. Эсминец-миноносецында Әхтәм Кучуков хезмәтнең барлык баскычларын үтә: сигналчы, матрос, өлкән матрос, рулевой, өлкән рулевой, рулевойлар бүлеге командиры вазифасын югары дәрәҗәдә башкарып, 2 статьядагы старшина исеменә лаек була. Шушы вакыт эчендә ул үзен бик яхшы әзерлекле белгеч итеп күрсәтә алды. Ул төрле гомумфлот өйрәнүләрендә катнаша. 1 һәм 9 май көннәрендә бәйрәмчә, төрле флаглар белән бизәлгән корабльләр Кронштадт, Ленинградтагы рейдта тордылар. Әхтәм Хәбис улының тормышында иң онытылмас вакыйга - ул Атлантик океанны узып, Кубада хезмәт итә. Сөйгән ярына язган хатында ул: “Миннән озак хат булмаячак. Чөнки безне, 20 кешене, эш сәфәре белән Кубага җибәрәләр. Мин үз теләгем белән язылдым. Вице-адмирал безгә хәерле юл һәм уңай җил теләде”, - дип яза.

Ул чакта Куба белән илебез дус мөнәсәббәттә булып, «Куба-любовь моя» дигән җыр да иҗат ителгән була.

Кубага кадәр 20 көн баралар. Атлантик океанын кисеп, 60 мең чакрымны зур корабльдә үтеп, Съенфугос шәһәренә килеп җитәләр. Кубада онытылмаслык, җылы, дустанә очрашу көткән була - аларны Фидель Кастро үзе каршы ала. Ул җылы теләкләрен әйтеп, һәркемнең кулын кыса. Кубада алар 6 айга якын яшиләр. Куелган бурычларны намус белән үтәгәннәре өчен Төньяк диңгезчеләр хөкүмәт бүләге - диңгез флоты ветераннарына тиңләштерелгән «Ерак поход өчен» дигән күкрәк билгесе-жетон белән бүләкләнәләр.

Лотфия Таһир кызы һәм Әхтәм Хәбис улы Кучуковлар гаиләсендә Төньяк диңгезчесенең барлык хатлары һәм Кубадан җибәрелгән фотолары бүгенге көнгә хәтле сакланган. Хәрби хезмәттән соң Әхтәм Хәбис улы туган Тубыл шәһәренә әйләнеп кайта һәм тиз йөрешле «Метеор-80» теплоходында эшен дәвам итә. Бу вакытта елга флотының чәчәк аткан чоры була. Тубыл пристане шәһәр халкын үзенә җәлеп итеп торган җиргә әйләнә. Яр буенда туктаусыз яңгыраган музыка, матур җырлар белән теплоходларны каршы алу, озату - һәркем өчен дә зур бер бәйрәмгә әйләнә. Хатыннары, балалары, туганнары теплоход командасын чәчәкләр белән каршы алдылар...

Әхтәм Хәбис улы бүләген һәрвакыт күкрәгендә йөртә. Бүген аның оныгы Артур Кучуков 50 ел элек бабасы хезмәт иткән Санкт-Петербург янында хезмәт итә. Өлкән Кучуков өчен шатлык түгелме ни бу?!

Әхтәм Хәбис улына һәм аның гаиләсенә нык сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телибез.

Равия ТИМИРОВА, Тубыл шәһәре
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836