#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюменской области продлены ограничения в рамках режима повышенной готовности до 12 сентября. Мондый карарны төбәк оператив штабы кабул итте. «Югары әзерлек режимын кертү турында» 2020 елның 17 мартындагы 120-п номерлы төбәк хөкүмәте карарына тиешле үзгәрешләр кертелде. Документка Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор кул куйды.

«Хәл бик киеренке. Аны үтәргә безгә вакцинация темпларын арттыру һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлык кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү генә ярдәм итәчәк», - дип белдерде Александр Моор.

2021 елның 16 июленә Төмән өлкәсендә COVIDтан 410 мең кеше прививка ясаткан, бу исә халыкны вакциналаштыруга планлаштырылганның 59% ын тәшкил итә.

* * *

Тюменские села преображает программа благоустройства. Төмән районында территорияләрне төзекләндерү дәвам итә. Кайбер муниципалитетларда инде нәтиҗә күренә.

Салаирка авылында яңа урам буенча берьюлы өч күпфатирлы йорт ишегалды территориясен яңарттылар. 4000 квадрат метрда төзүчеләр җәяүлеләр өчен юллар салдылар һәм тротуарларны яңарттылар, автомобильләргә асфальт җәю урыннары ясадылар, черегән агачларны җыештырдылар һәм чыршы үсентеләре утырттылар.

Шулай ук Боровский, Винзили һәм Нариманово авылларында муниципаль ремонт эшләре тәмамланган, күпчелек муниципалитетларда эшләрнең башкару проценты – 50дән артык.

* * *

Тюменские многодетные малоимущие семьи получат льготы при газификации жилья. Күп балалы аз керемле гаиләләрнең торакларын газлаштыру өчен чыгымнарны өлешчә каплау өчен Төмән өлкәсе муниципалитетларына 60 млн. сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.

Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор инициативасы буенча «Җирле үзидарә органнарына аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» төбәк Законына тиешле үзгәрешләр кертелде. 14 июльдә узган утырышта Төмән өлкә Думасы депутатлары бу карарны бертавыштан кабул итте. Торак йортларны газ челтәрләренә тоташтыру өчен 1 267 аз керемле гаилә финанс ярдәме ала алачак. Тоташтыру бәясе 48,29 мең сум тәшкил итә, ул төбәк бюджетыннан субсидияләнәчәк.

* * *

Тюменская программа компьютерной грамотности помогает активной жизни. 2010 елдан Төмән өлкәсендә компьютер грамоталылыгына өйрәтү актив алып барыла. Ел саен компьютер грамоталылыгын 1000нән артык кеше арттыра, шуларның 40-60% ы — пенсия яшендәге кешеләр. Укыту стационар сыйныфларда (Төмәннең ике китапханәсе базасында) һәм өлкә районнарында эшләүче мобиль сыйныфта алып барыла. Программа гамәлдә булган вакытта 108 меңнән артык кеше белем алган.

Укулар нәтиҗәсендә тыңлаучылар файдалы интернет-сервислардан файдалана башлыйлар: счетчик күрсәткечләрен тапшыралар, куркынычсыз сатып алулар башкаралар, видеофильмнар һәм открыткалар ясыйлар, социаль челтәрләрдә аралашалар, сәяхәт итәләр һәм хәтта бизнесны үстерәләр. Ел саен компьютер белеме буенча чемпионат үткәрелә, анда өлкән буын кешеләре, шул исәптән программаны тәмамлаучылар үзләренең осталыкларын күрсәтәләр.

Өлкә хәбәрләрен Нәсимә ТАШБУЛАТОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836