#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Балалар өчен беренче тапкыр

последние и лучшие новости искусства в мире

30-1Өлкә диния нәзарәте җитәкчелегендә сәламәтлекләре чикле балалар өчен «Нефтяник» ресторанында «Безне Аллаһ ярата» дигән матур бәйрәм үткәрелде.

Яңавылның «Нур» якшәмбе мәктәбе укытучысы Фәйрүзә Бәширова күңелендә чираттагы бер чарадан соң әлеге күркәм идея туа. Ул аны өлкә дини мөселман идарәсенең Ислам мәгърифәт үзәге директоры урынбасары Әнисә Юсупова белән уртаклаша. Әнисә ханым хуш күреп, бергәләшеп бу проект буенча эшли башлыйлар. Изге юлда йөрүчеләргә ярдәмчеләр дә табылып кына тора. Алар ярдәмендә балаларның гаиләләре белән сөйләшәләр.

– Безнең якшәмбе мәктәбенә 6 яшьтән 16 яшькә кадәр сиксәнләгән бала йөри, - дип таныштырып китте Фәйрүзә ханым. - Әлфия Кәлимуллина, Азиза Мәчитова белән 3 төркемдә балаларга ислам дине нигезләрен өйрәтәбез. Төрле конкурслар, бәйрәмнәрдә уеннар, җәен лагерь оештырыла.

Әлеге бәйрәмне оештыру барышында якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләргә психолог лекцияләр сөйләде. Кызлар мөмкинлекләре чикле балалар белән аралашу тәртипләренә төшенделәр. Аларга бу тормышта да бик кирәк булачак.

Бәйрәмне өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков башлап җибәрде. Корбан гаете, мәгънәсе турында сөйләп, тәбрикләү сүзләрен яңгыратты. Аннары тамаша башланды. «Нур» якшәмбе мәктәбе кызлары «Фатиха» сүрәсен әйттеләр.

Ә инде әкият иленнән килгән Шәхрезадә үзенең ярдәмчеләре белән чыгып, балалар белән танышты, һәркемне уен дөньясына алып кереп китте. Алар бергәләшеп буядылар, ябыштырдылар, туңдырма бизәделәр... Булдыра алмаганнарга кызлар ярдәм иттеләр. Бик кызыклы программа әзерләнгән иде.

Эшләп арыган балалар өстәлләрдәге мул ашлар белән сыйландылар. Ашлар да балалар күңеленә ошый торган итеп сайланган. Ә инде бәйрәм бүләксез булмый – һәркайсына пакетлар таратылды.

Кайтасылары килмичә, рәхәтләнеп аралаштылар, биеделәр балалар. Рәхәт бәйрәм булды, кирәкле очрашу иде бу.

Төп оештыручы Әнисә ханым Юсупова бу чара турында алдан ныклап әзерләнүләрен, бар якны да искә алуларын хәбәр итте: «Берничә тапкыр җыелышып, сөйләшеп, мөмкинлекләрне искә алып бүгенге бәйрәм чарасының программасын булдырдык. Без мөселман балалары белән генә чикләнмәскә булдык, башка дин, милләт вәкилләрен дә хуш күреп чакырдык. Бу чара балалар мөмкинлекләре чиклеләр белән аралашып, аларга ярдәм итеп сәламәтлек, кешелеклелек кыйммәтләрен аңлап калырга, аларга ияләшергә, тормышта да игътибарлы булырга булышыр дидек. Әлбәттә, монда бүген чакырылучыларның барысы да килә алмады. Төрле диагноздагылары бар. Бүген 6 бала катнашты. Башкаларына, ә алар 17 иде, волонтерлар бүләкләрне өйләренә алып барачаклар.

Бу безнең беренче тәҗрибә булды. Киләчәктә тагын да киңрәк форматта, башкачарак үткәрербез».

30-2Дуслары, яшьтәшләре белән аз аралашкан сабыйларга бу искиткеч күңел ачу чарасы булды. Түбәндәге изге теләкләр төркемнәрдә күп иде: «Бик яхшы, күңелле, рәхәт булды! Тырышлыгыгыз һәм кайгыртучанлыгыгыз өчен бу бәйрәмгә катнашы булган һәркемгә рәхмәт». «Безгә бик ошады. Сезнең башлангычлар яхшы булсын. Әниләр аралаштылар, балалар уйнадылар. Менә дигән өстәл! Хисләр тулып китә. Барлык бәрәкәтләр насыйп булсын сезгә!» «Балаларга бик ошады, уйнадык, йөгердек. Сый-нигъмәтләр өчен рәхмәт! Сез барыгыз да булдырдыгыз». «Сезнең изге гамәлләрегез, бәйрәмегез, балаларыбызга ярдәмегез өчен зур рәхмәт!»

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836