Газетага язылу 

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Авылдашлар бәйрәм иттек

последние и лучшие новости искусства в мире

Быел авылыбызга 174 яшь тулды. Әлеге чарага кадәр 2 ай чамасы вакыт калганда, авыл активистлары Фәнил Хәлиуллин һәм Гүзәл Әхмәтҗанова инициативасы белән фикердәшләр командасы тупланды һәм үз көчләре белән бәйрәмгә әзерлек башланды: сәхнә макетын эшләү, артистларны сайлау, балалар һәм өлкәннәр өчен уеннар, хәтта, җәмәгать бәдрәфләре дә игътибарсыз калмады.

Спонсорлар табып, үзләре акча салдылар, сәхнә нигезен үз куллары белән ясадылар, буядылар, мәчеттән, Фәнил үз йортыннан да электричество суздылар.

Волонтерлар ярдәмендә халык өчен капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, «Кояшкай», көянтә белән йөгерү кебек хәрәкәтчән уеннар үткәрелде. Спорт ярышлары: гер күтәрү, бүрәнә ыргыту, аркан тартышу, балалар һәм өлкәннәр арасында йөгерү оештырылды. Барлык җиңүчеләрне дә кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр.

30-4-25

Бәйрәмнең программасы бай һәм күңелле булды: Луиза Сөрмәтова, Марат Вәлеев, Муллаш авылыннан «Пышны» вокал ансамбле, кеше-оркестр Әбүзәр Миңнебаев, себер татар рэперы Чыңгыз Бикинәев, җирле талантлы балалар чыгыш ясадылар. Гөлбану Әминова матур милли костюмнардан мода күрсәтте («Корама» клубы).

Олысы да, кечесе дә чын күңелдән күңел ачтылар, артистлар белән бергә җырладылар, биеделәр.

Кунакларны тәмле пылау, хуш исле үләнле чәй белән сыйладылар.

«Минем яраткан авылым» дигән темага балалар рәсеме конкурсында балалар үзләренең кече ватанына мәхәббәт белдерделәр. 36 рәсем эшен 4 яшьтән 13 яшькә кадәрге балалар башкарган.

Кунаклар һәм халык арасында бушлай лотерея уйнатылды. Призлар һәм бүләкләр катнашучыларны сөендерде, аларның иң зурысы - телевизор булды.

Якты салют тантананың кульминациясе иде, ә «Кәефле» коллективының ачык һавадагы татар дискотекасы безнең кичне тагын да яктыртты.

Чара активистлары төркеме спонсорларга, битараф булмаган барлык кешеләргә һәм кунакларга бәйрәмне уздыруга көчләреннән килгәнчә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерә.

Киләсе ел авыл өчен юбилей елы. Авылдашларыбыз актив булыр, бергәләп зуррак бәйрәм уздырырбыз дип ышанабыз. Татар халкы гомер-гомергә бердәмлеге белән дан тоткан, зур бер гаилә кебек булган!

Ихтирам һәм рәхмәт белән активистлар командасы:
Әлфия белән Фәнил ХӘЛИУЛЛИННАР, Гүзәл һәм Вилдан ӘХМӘТҖАНОВЛАР, Әлфия һәм Фәнис ХӘЛИУЛЛИННАР, Майя һәм Руфат ХӘЛИТУЛИННАР, Гөлия ХӘЛИТУЛИНА һәм Инна ХИСАМЕТДИНОВА, Альмира һәм Рөстәм НАЗЫЙРОВЛАР, Илшат ХӘЛИЛОВ һәм Мәүлит ШӘКҮРОВ, Алия АЛЕЕВА һәм Марат КОРМАНОВ.

(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).
Рәсемдә: активларны бүләкләү.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836