Январь 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 29 | 30 | 31 | 1 | 2 | 3 | 4 |
| 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 |
| 12 | 13 | 14 | 15 | 16
|
17 | 18 |
| 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 |
| 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 1 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Яркәү районы, Маранка (Яңа Рәгес) авылында «Яшь буын» өлкә татар яшьләре иҗтимагый оешмасы яшьләре тырышлыгы һәм «Әмин-тур» (җитәкчесе Фәрид Корманов) оешмасы ярдәме белән Сабантуй бәйрәме узды. Билгеләнгән вакытка авыл халкы һәм күрше авыллардан килгән кунаклар мәчет янындагы мәйданчыкка җыелдылар. Чараны «Яшь буын» оешмасы әгъзалары Дания Мөхәммәдиева белән Артем Сәйфуллин ике телдә алып бардылар. Якташларын бәйрәм белән Маранка авыл хакимият башлыгы Майсилә Абдрахманова котлады һәм быел 1 нче сыйныфка кергән, 11 сыйныфны тәмамлаган укучыларга, юбилейлы туган көннәрен бәйрәм иткән өлкән абый- апаларга изге теләкләрен җиткерде.

50 ел гомер иткән пар - Мәүлия һәм Хәлил Хәнәфиевләргә Тәбрикләү хаты белән медаль тапшырды. Фәрид Корманов да авылдашларын бәйрәм белән котлап, бәйрәмне оештыруда ярдәм кулы сузган Яркәү районы хакимият башлыгы Евгений Золотухинга, авыл хакимият башлыгы Майсилә Әбдрахмановага, якташлары кибет хуҗасы Динар Вәлиуллинга, клуб хезмәткәрләренә, тәмле ризыклар белән сыйлаган Эльвира Тузмөхәмәтовага, Казан шәһәреннән килгән дусты, популяр җырчы Рөстәм Егоров һәм иҗатташ дуслары, тавыш операторы Эмиль Камалов, «Яшь буын» оешмасы яшьләренә рәхмәтен белдерде.

Аннары яшьләр гер күтәрү, кул көрәштерү, капчык белән йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, чүлмәк вату, таяк, аркан тарту, сулы чиләк белән йөгерү, күзне бәйләп баудан әйбер кисеп алу уеннары уздырдылар. Бу уеннарда балалар гына түгел, яшүсмерләр дә бик теләп катнаштылар. Җиңүчеләргә жетоннар бирелде, аларны балалар Сабантуй бүләкләренә алыштырдылар. Бу мизгелләр бигрәк тә күңелле булды.


Ә төп сәхнәдә Рәшит Ваһапов исемендәге бөтенроссия һәм халыкара бәйге-фестивале лауреаты Рөстәм Егоров, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы Фәрид Корманов, өлкәбездә генә түгел, чит регионнарда үзләрен таныткан «Пышны» (җитәкчесе Җәгъфәр Касыймов, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре) фольклор, «Чимги-Тура» (Ислам Сафин, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре) уен корал ансамбльләре, Төмән тамашачысының мәхәббәтен яулап өлгергән җырчылар - Гөлфия Хәмидуллина, Илдус Галиев, Эрик Абдуллин, Эльмира Галеева, Абилә Тимканова, Миннура Смирнова матур җырлар башкарып, халыкка яхшы кәеф бүләк иттеләр. Тамашачылар Тубыл шәһәреннән килгән «Ярату» (Айгөл Корбанова) җыр, Төмән районы, Индрәй мәдәният йортының «Грачи» (Стелла Камалова) бию, Маранка авылының «Дуслык» җыр ансамбльләренең, оста гармунчылар Салават Сәитов, Әмин Бабшановның чыгышларын аеруча яратып кабул иттеләр. 4 сәгать буена Яңа Рәгес авылында татар моңы яңгырады. Матур җырлар, дәртле биюләргә тамашачылар да кушылып җырлап, түгәрәккә төшеп биеп, күңел ачтылар.

Авылдашларына ямьле бәйрәм оештырган Фәрид Корманов: «Туган авылымда Сабантуй уздыру күптәнге хыялым иде. Ниһаять, үземнең актив яшьләрем, иҗатташ дусларым белән бүген хыялымны тормышка ашырдым дип була. Чараның төп максаты - татар телебезне, мәдәниятебезне, йола- бәйрәмнәребез белән балаларны таныштыру, оныттырмау. Аннары «Яшь буын» оешмасы яшьләре өчен дә бик кызыклы тагын бер чара булды. Чөнки алар үзләре сценарий язып, уеннар оештырып, бәйгеләр өчен кирәкле җиһазларны үзләре әзерләп, балалар белән эшләргә, халык белән аралашырга да өйрәнделәр. Шулай ук чара аларны командада эшләргә өйрәтте, үзара дуслаштырды да. Бу алар өчен зур тәҗрибә булды дип уйлыйм. Мин яшьләремә бик рәхмәтле, барысы да молодцы»,- диде.


Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемнәрдә: Сабантуй күренешләре.