#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

“Мин бик тыйнак кеше”

последние и лучшие новости искусства в мире

32-0«Батырлык. Каһарманлык. Бу гади һәм шул ук вакытта бөек сүзләр артында нәрсә ята? Кешеләр өчен нәрсә ул? Һәр Герой һәм героик гамәл индивидуаль. Шул ук вакытта аларның нигезе бер - рухның, әхлакый сәламәтлекнең иң югары халәте, гаделлеккә, хакыйкать эзләүгә омтылыш, явызлыкка каршы тору, намуслылык һәм җаваплылык хисе. Бу гамәлләр шәхеснең яки кешеләрнең, җәмгыятьнең һәм хәтта халыкның рухи потенциалы, аларның иң зур тормыш идеясенә, гаделлеккә һәм дөреслеккә ышанулары.

Каһарманлык һәм батырлык, алар ил куәтенең мөһим стратегик факторы, дәүләтнең ныклыгын чагылдыралар.

Герой - ул, барыннан да элек, шәхес. Шәхес формалаштыруда аерым алынган кешенең генә түгел, халыкның, милләтнең каһарманлыгы да роль уйный. Патриотизм - үз Ватаныңа карата кискен мәхәббәт хисе, үзеңне үз халкыңның бер өлеше итеп тою, үз Ватаның хакына теләсә нинди сынауларга, корбаннарга һәм батырлыкларга әзер булу». (В.В.Усманов).

Рөстәм Сәйфуллин 1983 елның 3 мартында Төмән өлкәсенең Вагай районы, Вагай авылында туган. 39 яшьлек полковник Рөстәм Сәйфуллин балачактан хәрби булырга хыяллана. Ул Вагай районының өч мәктәбендә: Абаул башлангыч, Вагай, Карагай урта мәктәпләрендә укый. Рөстәм Карагай урта мәктәбен 2000 елда алтын медаль белән тәмамлый.

2000 елда Төмән югары хәрби-инженер училищесына укырга керә (2004 елга кадәр Төмән хәрби-инженер университеты филиалы) һәм аны яхшы белем белән 2005 елда тәмамлап, хезмәт чорын башлап җибәрә - взвод командиры вазифасына билгеләнә. Аннары өлкән лейтенант исеме бирелә, рота командиры итеп куялар.

Мәскәүдә РФ Кораллы көчләренең гомум хәрби академиясенә укырга керә. Дипломлы белгеч җитәкче урыннарда хезмәтен дәвам итә.

2022 елның 24 февралендә Россия Президенты Владимир Путин Украинада махсус операция башлану турында игълан итте. Аның максаты - күрше дәүләтне демилитаризацияләү һәм денацификацияләү. Россия ягыннан хәрби хәрәкәтләргә профессиональ хәрбиләр җибәрелә.

2022 елның 24 февраленнән Рөстәм Сәйфуллин үзенең полкы белән бергә Донецк һәм Луганск халык республикаларын яклау буенча махсус операциядә катнаша. Җимерелгән участокны торгызганда, бер кичүдә дошманның минометтан атуы астына эләгә һәм яралана. Яраланган булса да, хәрби бурычны ахырына кадәр үтәгән, үз кул астындагыларын саклап калган һәм төп көчләргә алга барырга ярдәм иткән.

Госпитальдә дәваланганнан соң, Рөстәм Сәйфуллин махсус операция үткәрү зонасына үзенең шәхси составына әйләнеп кайта һәм, икенче тапкыр каты яраланганчы, үз бурычларын уңышлы дәвам итә.

РФ оборона министры Сергей Шойгу 2022 елның 29 июнендә Рөстәм Сәйфуллинга Россия Герое йолдызын тапшырды. Бүләкләү ул дәваланган П.В.Мандрыка исемендәге Үзәк хәрби клиник госпиталендә узды. Очрашу барышында министр аңа инженер гаскәрләре маршалы А.И. Прошляков исемендәге Төмән югары хәрби-инженер команда училищесы башлыгы урынбасары вазифасын тәкъдим итте.

Якташлары Рөстәм белән горурланалар. Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моордан башлап, ТВВИКУ җитәкчелеге, Төмән өлкәсе иҗтимагый палатасы, «Бердәм Россия» сәяси партиясе, барлык дәрәҗәдәге депутатлар, Вагай районы халкының йөрәгендә ул! Рөстәм Сәйфуллин исеме ТВВИКУ территориясендә урнаштырылган Мактау диварында пәйда булды да инде. Вагай районының Карагай мәктәбенә Россия Герое исеме биреләчәк, ә 1 сентябрьгә анда «Герой партасы» урнаштырылачак, Сугышчан туганлык паркында Герой аллеясы булдырылачак.

Геройның сыйныфташлары Анастасия Матвеева һәм Надежда Строкина Рөстәм Сәйфуллин белән Вагай районының Вагай мәктәбендә алтынчы сыйныфка кадәр укыйлар. Алар балачактан Рөстәмнең хезмәт сөючән булуын сөйлиләр: «Дәресләрне вакытында башкарды. Сыйныфта җыештырсалар, ул кызларга булышты. Беркайчан да ул кемне дә булса рәнҗетмәде. Укытучылар белән яхшы аралашты. Рухын төшермәде. Без якташыбыз белән горурланабыз, мондый сыйныфташыбыз булуына шатбыз».

4 июльдә, Мәскәүгә эш сәфәре белән барганда, мин дә ерак юллар, авырлыклар аша үтеп, батыр якташыбызны күреп, туган ягыннан аның белән горурланучылардан кайнар сәламнәр тапшырдым. Тормыш иптәше Наталья белән хуш күреп каршы алдылар. Мин аларга «Яңарыш» өлкә газетасында мәкалә чыгуын, төмәнлеләр якташлары белән горурлануларын, аның батырлыгына соклануларын сөйләдем. «Яңарыш»ны бүләк итеп калдырдым.

32-1Рөстәм Сәйфуллин үзе бик тыйнак кеше. «Миңа дан кирәк түгел. Без авыл кешеләре. Ватанга хезмәт итәбез. Өйрәткәнне эшлибез. кирәк түгел. Мин артык игътибар яратмыйм», - ди үзе.

Яшь полковник, Россия Федерациясе Герое Рөстәм Гали улының барысы да алда әле. Яңа очрашуларга – Мәскәүдә түгел, ә туган ягында – ТВВИКУда, Вагай районында да өметләнәбез. Тизрәк сәламәтләнүен, гаилә тормышында бәхет, туганнарына һәм якыннарына иминлек телибез.

Хәнисә АЛИШИНА, Төмән шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836