Газетага язылу 

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Дөнья чемпионы белән күрештем

последние и лучшие новости искусства в мире

Ислам дине адәм балаларына спорт уеннары белән шөгыльләнүне хуш күрә һәм хуплый. Спорт уеннарының төрлесе бар. Бөтенесе мөселманнар өчен кирәк түгел, рөхсәт ителгәннәре белән генә мавыгырга мөмкин. Спорт — ул сәламәтлекне ныгытуда, көчне куәтләүдә, хәрби яктан үзеңне тәрбияләүдә бик зур урын алып тора.

Коръән китабында әйтелә: «...Сез мөселманнар яхшы эштә ярышыгыз һәм алга чыгыгыз! Кайда гына булсагыз да, Аллаһ барыгызны да хөкем итәр өчен бер урынга жыяр, әлбәттә, Аллаһуның һәрнәрсәгә көче житәдер» (2:148).

Гер күтәрү - спорт уеннарының бер төре. Советлар Союзы вакытында, үткән гасырның 40 нчы елларында барлыкка килә. Шул вакытлардан соң безнең илебез ошбу спорт төрен бөтен дөнья аренасына чыгарды һәм аны башка илләр арасында популярлаштырды.

32-2-26Атказанган спорт мастеры исемен гер спорты буенча безнең якташыбыз, Ялутор шәһәрендә яшәүче Рөстәм Тимербаев йөртә.

3 ел дәвамында ул спорт мастеры булды, бөтендөнья чемпионатында гер триатлоны буенча Минск, Витебск, Могилев шәһәрләрендә чемпион титулына иреште.

Спорт тирәсендә Рөстәм Сәрвәт улы инде 50 елдан артык кайный. Яшь чагында аңа җиңел атлетика — йөгерү, гер күтәрү, чаңгыда шуу һәм полиатлон хуш килгән. Бөтен ярышларда диярлек ул беренчеләрдән, җиңүчеләрдән санала.

Ул гына да түгел. Рөстәм Тимербаев — марафончы. 1982, 1987 һәм 1991 елларда Мәскәү халыкара марафонында уңышлы катнашкан.

2016 нчы елда полиатлон буенча бөтендөнья чемпионатында бронза призер исемен яулаган. Гер спорты ягыннан берничә тапкыр беренчелекне бирмәгән.

Чаңгы һәм герләрдән тыш, спортчының арсеналына тагын бер гадәти булмаган ярыш төре керә: Рөстәм Бөтенроссия авыл уеннарында Төмән өлкәсе өчен катнашкан һәм бик уңышлы чыгыш ясаган. Губернатор Владимир Якушевның кулыннан рәхмәт хаты алу бәхетенә ирешкән.

Әле бүген дә Рөстәм якташыбыз Ялутор шәһәренең район спорт йортында хезмәт итә. Көндә диярлек, иртәнге якта 6–8 чакрым юлны йөгереп уза, бу аның көндәлек нормасы.

Рөстәмнең рекорды - турникта 58 тапкыр күтәрелүе. Бүгенге көнгә кадәр Төмән өлкәсендә моңа тиңләшерлек кешене табу кыен.

Без Рөстәм Сәрвәт улы белән аларның фатирларында очраштык. Алар, хәләл җефете Римма ханым белән, 3 бала үстергәннәр, 3 оныклары да бар. Баллы чәйләр эчеп алгач, Аллаһ йорты — Ялутор шәһәренең мәчетенә бардык, андагы мөселманнар белән күрешеп, бергә ахшам намазында катнаштык.

Дин ягыннан да калышмый. Җомга намазларына бара, ислам кагыйдәләрен дә тулысынча үти, Рамазан аенда уразасын калдырмый. Хаҗ гамәлләрен кылырга да хыяллана, әкренләп әзерләнә.

Иншә Аллаһ, танылган чемпион, спорт юлында әйтеп бетергесез уңышлар казанган Рөстәм Сәрвәт улына 25 август көнендә 70 яшь тулачак.

Аңа карамастан, безнең чемпион киләсе ярышларда катнашырга ашкына. Әле бүгенге көндә Рөстәм Сәрвәт улы тәрбияләп үстергән Ялутор шәһәре һәм тирә-яктагы авылларда сокланырлык спортчылар калкып чыккан. Аларның саны көннән-көн артып тора.

Спорт юлында армый-талмый, бертуктаусыз алга баручы якташыбыз Рөстәм Тимербаевка киләчәктә дә югары урыннарга ирешергә насыйп булсын иде дип теләп калам.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836