#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Сакланганны – саклармын, дигән бит Ходай”

последние и лучшие новости искусства в мире

33-2Бу көннәрдә 30 ел авылдашлары сәламәтлеге өчен җан атып эшләүче Динара Кәрим кызы Дәүләтчина Ялутор районы Думасы исеменнән: “Озак еллар фидакарь хезмәт иткән, үз һөнәренең остасы булган өчен” дип язылган Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Кемгә дә сер түгел, авыл җирендә фельдшер булып эшләү аеруча зур җаваплылык, түземлелек сорый торган авыр һөнәрләрнең берсе булып санала. Чөнки аларга хирург, педиатр, акушер, психолог та булырга туры килә. Өстәвенә әле ачык йөзле, сабыр холыклы, батыр йөрәкле, тәмле телле булуы да зарур. Аслана авылы халкы фельдшерлардан уңган дисәң, бер дә арттыру булмаячак. Биредә Динара Дәүләтчина белән бергә озак еллар Гүзәл Аллаярова, Рәхимә Ярова уртак, дус эш алып баралар.

Динара Кәрим кызы күрше Яңа Атьял авылында туып-үсә. 8 нче сыйныфны уңышлы тәмамлап, Ялутор медицина училищесына укырга керә. 1985 нче елда кулына һөнәри таныклык алгач, юллама буенча Кулик авылына эшләргә җибәрелә. Берничә елдан ул Аслана егете Шәүкәт Айсетдин улына кияүгә чыга. Шул сәбәпле, башта Кактамак балалар бакчасына шәфкать туташы булып урнаша, бераздан аны Аслана медпунктына фельдшер итеп билгелиләр. Шул ук вакытта аңа фельдшер-акушерлык пункты мөдире вазифасын да ышанып тапшыралар. Динара Кәрим кызының бу авылда медицина хезмәте күрсәтә башлавына да инде 25 ел булган. Үз эшен ул бик яратып, зур җаваплылык белән башкара. Белемле, зур тәҗрибәле белгечне авыл халкы бик хөрмәт итә. Динара Кәрим кызы белән очрашып, ул безне үзләренең эшләре белән таныштырды.

- Әйе, вакыт бик тиз үтә шул, яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктында эшләгәнгә дә 13 ел вакыт узган. Биредә авылдашларга медицина ярдәмен күрсәтер өчен барлык шартлар булдырылган, медицина җиһазлары һәм мебель белән тулысынча тупланган, үзәктән җылыту, кайнар һәм салкын су белән тәэмин ителгән. Бүгенге көндә без 3 кеше бик дус, бер-беребезгә ярдәм итеп, бер-беребезнең хәленә кереп, киңәшләшеп, аңлашып эшлибез. Гүзәл Галим кызы 25 ел акушер вазифасын башкара. Шулай ук ул мәктәп укучылары һәм сабый балалар белән дә эшли. Рәхимә Хаҗи кызы 35 еллык хезмәт стажлы шәфкать туташы. Ул безнең - процедуралар кабинеты алиһәсе. Безгә эшләр өчен уңайлыклар, чисталык урнаштыручы Рузилә Каташева да 8 ел инде бик тырышып эшли. Менә шулай без 530 кешегә медицина хезмәте күрсәтәбез. Гомумиләштереп әйткәндә, авылдашларның күбесе кан басымы югары булудан интегә. Йөрәк авыртуы, шикәр авыруы белән чирләүчеләр, фаҗигале хәлгә юлыгу, егылып имгәнү очраклары да була, операциядән соң тернәкләнүгә мохтаҗ булган пациентлар да мөрәҗәгать итәләр. Аларның барсына да хәлләренә кереп, ярдәм итәргә тырышабыз. Кайвакыт акыллы киңәш, җылы сүзгә, игътибарга мохтаҗлар да килә. Бүгенге пандемия чорында башкачарак эшләргә туры килә. Үзбикләнүдә утыручы 65 яшьтән өлкән авылдашларны өйләренә барып хәлләрен белешәбез. Әлбәттә, барлык саклану чараларын кулланып, махсус кием, маска, перчаткалар киеп барырга туры килә. Хастаханәгә барырга кирәк булган очракта, үзебез алдан чиратка яздырабыз. Дару рецептларын волонтерлар аптекага китереп куялар. Аннары без яки туганнары аптекага кереп алабыз. Кызганыч, авылда да коронавирус белән чирләү очраклары булды. Аларны “Ашыгыч ярдәм” машинасында район үзәк хастаханәсенә озатырга туры килде. Аннары чирләүчеләрнең гаиләләре, контактка керүчеләрне изоляцияләп, хәлләрен көн саен тикшереп тордык. Хәзер менә гриппка каршы прививка ясыйбыз. Элек вакцина азрак бирелгән булса, быел 300 кешегә куячакбыз. Форсаттан файдаланып, якташларыбызга сабыр булырга, карантин аркасында таләп ителгән саклык чараларын төгәл үтәргә киңәш итәр идем. Аллаһы Тәгалә дә: “Сакланганны – саклармын”, - дигән бит”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836