#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Мөһим вакыйгаларга бай чара

последние и лучшие новости искусства в мире

33-1Казан шәһәрендә узган Бөтендөнья татар конгрессының VIII cъездында һәм конгрессның 30 еллыгына багышланган вакыйгаларда Россия Федерациясенең 77 төбәгеннән, 35 чит илдән 1500дән артык делегат һәм кунак катнашты. Татар халкының мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән иҗтимагый оешмалардан, фән, дин, мәгариф өлкәсендә хезмәт иткән вәкилләр Казанның тарихи урыннары, «Печән базары» фестивалендә булдылар. Кунаклар тантаналы сәхнәләштерелгән күренеш карадылар, Ак мәчеттә өйлә намазын укыдылар һәм Болгарда тарихи архитектура музей-тыюлыгы буенча экскурсия оештырылды.

33-31 август көнне «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә кунакларны гөрләп каршы алдылар. Монда «ТАССРның 100-еллыгы әләме белән истәлек фотосы акциясе»ндә катнашмаган кеше булмагандыр. Милли Шура утырышында, дискуссия мәйданчыклары эшендә Төмән өлкәсеннән килгән делегатлар да катнашты. «Татар мәгълүмат кыры: алда торган бурычлар» темасы буенча узган дискуссиядә газета-журналлар редакторлары, журналистлар тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, газеталарның бүгенге көндәге хәле, проблемалары турында сөйләделәр. «Татар төбәк тарихын һәм татар тарихи–мәдәни мирасын өйрәнү мәсьәләләре» дискуссиясендә катнашучы якташыбыз, тарих фәннәре кандидаты, доцент, Россия фәннәр академиясенең Тубылдагы комплекслы фәнни станциянең өлкән фәнни хезмәткәре Зәйтүнә Тычинских ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ул: «Күп еллар Бөтендөнья татар конгрессы белән бердәмлектә эшләдек. Милләтебезнең рухи байлыгын саклауда музейларның әһәмияте зур. Татар халкына, тарихына кагылышлы яңа проектларны, уртак музей эшләрен дә уңышлы үтәп чыгарга язсын», - диде.

33-15Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы җыелышын Татарстан Республикасы премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев ачты.

Съезд уңаеннан БТКна күрше төбәкләрдән күпсанлы Котлау хатлары килгәнен әйтеп, һәркайсына, татар җәмагатьчелеге вәкилләренә рәхмәтләрен юллады һәм киләчәктә дә бергә булып, нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өметен белдерде.

VIII cъезды делегатлары БТКның 30 еллык тарихына багышланган күргәзмә карадылар. Күп эшләр башкарылган. Конгрессның тарихы, хезмәткәрләре белән бердәмлектә алып барган хезмәтне фоторәсемнәрдә күрергә мөмкин булды.

33-2Шулай ук күргәзмәдә ТРнда һәм илебезнең башка төбәкләрендә татар телендә чыгып килгән газета-журналларбызны да күрдек.

Съезд кунаклары, делегатлар халкыбызның милли уен кораллары, киемнәре күргәзмәсен дә кызыксынып карадылар. Татар телендә китаплар, журналлар сатып алырга мөмкинлек булды. Кызыклы мәгълүматлар белән танышып алганнан соң, кичке программа кысаларында танылган, күренекле сәнгать осталары матур концерт тәкъдим иттеләр. БТКның 30 еллыгына багышланган концертта Пермь, Чиләбе, Самара өлкәләреннән, Үзбәкстаннан һәм башка төбәкләрдән килгән җырчыларны, биючеләрнең чыгышларын да сокланып карады тамашачылар. Мәдәниятебезнең байлыгын күрсәткән концерт «Туган тел» җырын бергә башкару белән тәмамланды.

33-13Съездның пленар утырышында ТР президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт киңәшчесе, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев, Татарстанның сәяси һәм дини җитәкчеләре катнаштылар. Съезд делегатларын, кунакларны сәламләү сүзе белән чыгыш ясаган Васил Габтелгаяз улы пленар утырышны Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын укып башлады. Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә югары бәя биргән Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавровның, РФ премьер–министры урынбасары Марат Хөснуллинның да тәбрикләү хатларын укып ишеттерде. Аннары 5 елда башкарган эшләренә отчет ясап, киләчәккә куелган бурычлар турында сөйләде.

33-14Cъездның төп максаты - Милли Шура рәисен, әгъзаларын сайлау булды. Россия Федерациясе Герое Дамир Йосыпов Шура рәисе итеп Васил Шәйхразыевны тәкъдим итте һәм делегатлар аның кандидатурасын бертавыштан сайладылар, тавыш биреп, яңа әгъзаларны расладылар. Сайланган 75 кандидат арасында Төмән шәһәреннән Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйров, медицина фәннәре докторы, Россия сәламәтлек саклау министрлыгының «Федераль нейрохирургия үзәге» баш табибы, Татарстан Республикасының атказанган табибы Альберт Суфиянов та бар. Васил Габтелгаяз улы: «5 ел дәвамында без нәтиҗәле эшчәнлек алып бардык. Киләсе 5 елда, Республика президентыбыз ярдәме белән, тагын да югарырак үрләр яуларга язсын», - диде.

33-16Утырышта катнашкан Рөстәм Миңнеханов съездга килүчеләргә рәхмәтләрен белдерде. Глобальләшү чорында милләтебезне, телебезне, динебезне саклап калу юллары турында үзенең фикерен әйтте. Чыгышын ул дәүләт бүләкләре тапшыру белән тәмамлады. Мөһим вакыйгаларга бай булган чарада Рөстәм Миңнехановның карары нигезендә Төмән делегаты, Төмән районының Муллаш авылы клубында «Пышны» ансамблен җитәкләүче, танылган гармунчы, музыкант Җәгъфәр Касыймовка «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе», Төмән өлкәсе «Татар радиосы» станциясе җитәкчесе, якташыбыз Данир Сабировка «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» исеме бирелде. Без аларны кайнар котлыйбыз һәм яңа иҗат уңышлары телибез. Җәгъфәр Касыймов: «Бөтендөнья татар конгрессының VIII cъезды уңышлы үтте. Киләчәктә дә бергә һәм бердәм булырга язсын. Мин съездда икенче мәртәбә катнашам. Конгрессның эше елдан-ел яхшырак алып барыла. Казанны яңадан күреп, матурлыгына сокланып, рухланып кайтам», - ди.

Чара резолюция кабул итү белән тәмамланды.

Төмән өлкәсеннән съездга 30 делегат барды. Алар арасында шәрәфле кунаклар: профессор Хәнисә Алишина, профессор Гөлсинә Ниязова, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Хәкимов, танылган журналист Бибинур Сабирова, педагогик фәннәр кандидаты Рафаэль Гадиев та бар иде.

Хәнисә Чәүдәт кызы «Татарстан - Яңа гасыр» каналында «Ком сәгате» тапшыруында катнашты һәм съездның эшенә югары бәя бирде.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836