Август 2017 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Күптән түгел Төмән журналистлар Йортында дини оешмалар җитәкчеләре журналистлар белән очрашып соңгы елларда башкарылган эшләре белән таныштырып үттеләр.
Биредә милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев, өлкә мөселман диния нәзарәтенең идарә җитәкчесе Зиннәт хәзрәт Садыйков һәм башка дини оешмалары вәкилләре дә катнаштылар. Дини лидерлар өлкәбездәге халыкларның дус-тату яшәвен, дин әһелләренең белемнәрен үстерүгә игътибарның артуын, регионыбыздагы гамәлгә ашырылган социаль проектлар турында сөйләделәр.
Е.Воробьев, хөкүмәтебезнең бүгенге көндә дини берләшәләр белән тыгыз элемтәдә булуына игътибар итте.
Конференция ахырында Төмән синагога җитәкчесе Игорь Варкин: “Без төрле, алай да без төрле юллар белән бер юнәлештә эшлибез. Дини оешмалар әһәмият социаль сорауларны уртага салып чишәләр”, - диде.
Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.